Puma «Сагынма, җимешем»

Мондый проектларны бәяләргә шактый катлаулы. Үлчәүнең бер ягында – гонаhсыз сабый елмаюы, икенче ягында балалар иҗаты өчен сәер яңгырашлы җырлар. Яшь баланы рәнҗетәсе килми, ләкин, бу матур кызыкайның тавыш мөмкинлекләре чамалы булуы  аерым ачык ишетелеп тора. Профессиональ эшем буенча миңа балалар иҗаты белән дә танышырга  туры килә. Кайда ул талант ияләре, ник җырлый белүчеләр күренми-ишетелми, ник аларга эфир бирелми? Барысы да акчага гына кайтып каламы? Җырлар артык зур тәэсир ясарлык дәрәҗәдә түгел. Гомүмән, бу альбомга тупланган җырлардан, түбәндә китерелгән тик 3 җырны гына балалар иҗатына туры килә алырлык дип әйтеп була. Аларның эшләнеш сыйфаты да шактый югары. Ә калганнары я күчерелмә рус, чит ил җырлары, я сабый теленә ятмаслык «әсәрләр». Шик юк, Гөлназ Гарипова көчле шагыйрә, ләкин ул балалар язучысы түгел! Шушы альбомга керерлек балалар җырлары юкмы татарда? Ни өчен башлангыч мәктәп яшендәге сабый мәхәббәт газаплары турында җырлый? Балачак сөешү-үбешү-кочышу белән бәйлеме?

Подробнее...

Рецензия на альбом Ландыш Нигмятзяновой «Көн яктысы кебек»

Бу күзләрдә көчле эротизм бар! Ул миңа шундый тирән тойгылы караш белән карый… Үзе артыннан чакырган кебек. Чакыруны кабул итәм! Менә, диск кибет киштәсеннән минем коллекциямә күчә. Әйе, тышлыктагы күзләр күп кенә егетләрнең кесәләрен «чистартырга» сәләтле.

Подробнее...

Рецензия на альбом «Мин көтәрмен…» ШаКура

Дөресен әйтергә кирәк, мин рэпны тирән яратучылардан түгел. Әмма бу жанрның татар музыкасына килеп керүе мине бик тә шатландыра. Татар җыр сәнгатенә хас булмаган музыка юнәлешләре, «масса»лар моны телиме теләмиме, кечкенә адымнар белән булса да, үз урыныннарын билгели башладылар.

Подробнее...

Рецензия на альбом «Әнкәемә бүләгем» Булата Зиганшина

Интернет челтәрендә Булатны «татар r’n’b йолдызы» дип йөртәләр. Әйе, «Мең мәртәбә» җыры Булатка бу «исем»не яулар өчен яхшы этәргеч булды. Бу альбомда да r’n’b-га якын булган ике-өч җыр бар. Шулай да, Булатның «Әнкәемә буләгем» альбомы язылган җырларның кәефе, хәләте ягыннан аның дебют альбомының туры дәвамы булып тора кебек. Күрәсең, Булат Җиhаншинның яраткан ел фасылы – көз. Булатның икенче альбомы да бик меланхолик рухта иҗат ителгән. Хәтта, альбомны тыңлый-тыңлый елыйсы килә башлый. Минем тәмгә, күпчелек җырларга ирләр җитдилеге, катгыйлыгы җитми - әсәрләр артык йомшак, «елак». Теләр теләмәс «трагедия куп була башласа, комедиягә әверелә» дип әйтәсе килә.

Подробнее...

Рецензия на альбом Ильназа Сафиуллина «Мин яратам сине»

Илназны мин байтактан беләм. Р.Бикмуллин исемендәге фестивальнең даими жюри әгъзасы буларак, аның рус телендә иҗат иткән җырларына мин hәрвакыт югары билгеләр куя идем. Өч ел дәвамында ул безне яңа жырлары, матур тавышы, фәлсәфи җыр текстлары белән сокландырып, бу бәйгедә Гран-Прилар алып килде. «Бу егет татарча җырлый башласа, эстрадабызда «прорыв» булачак»,- дип уйлый идем мин ул чакта. Вакыт узды, Илназ татар җыр сәхнәсенә менде. Менэ, тәүге альбомы да чыкты.

Подробнее...

Alternative. Необычная татарская музыка

Алдан «альтернатива» hәм «альтернативлык» турында. Тирән нечкәлекләргә бирелмичә, кыска итеп кенә әйткәндә, дөнья музыка культурасында «альтернатива» - музыканың бишенче баганасы (ә беренче дүртесе - поп, джаз, рок-мейнстрим hәм хэви-метал). Әгәр төн уртасында сезне уятып, нәрсәгә ул альтернатива булып тора дип сорасалар, курыкмый җавап бирегез – «ул поп, мейнстрим, джаз hәм металлга альтернатива». Шулай итеп, бу төшенчәгә гадиләштерелгән аңлатма да биреп була: alternative rock – ул «попса», «джаз» hәм «металл» булмаган музыка. Ләкин истә тотыгыз, панк-рок, грандж, индастриал яки пост-панк – болар барысы да альтернатива баганасына кергән музыка юнәлешләре. «Альтернативлык» - булган кагыйдаләрне инкярь итеп, яна форма, яна мохит тудыру; массакүләм гадәтилеккә мәдәни каршылык. Альтернатив суб-культураның барлыкка килүе музыка белән генә чикләнми, ул мода, кино, тел, яшәү рәвеше кебек төшенчәләрне дә үз эченә ала.

Подробнее...

Idelia «Галәмгә…». Рецензия

Минемчә, стилистик яктан eurotrance юнәлешендә эшләнгән «Галәмгә» альбомы, 2006 елның ин көчле релизларының берсе, аеруча татар бию музыкасы өлкәсендә. Иң беренче чиратта дискның тышлыгына игътибар итәсең! Югары сыйфатлы полиграфия, «тәмле» фотоларhәм оста эшләнгән тышлык дизайны - дискны кулга алу белән аны сатып аласы килә! Тышлыкка чыгарылган дизайн алымнары дискка тупланган жырларның дәвамы булып тора, кебек. Минем тәмгә, бу елның ин яхшы тышлыгы!

Подробнее...

Отзывы

5 Stars
Супер фильм, мне понравилось, вот особенно песня дилемма. И сюжет классный!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top