Рецензия на альбом Ландыш Нигмятзяновой «Көн яктысы кебек»

Бу күзләрдә көчле эротизм бар! Ул миңа шундый тирән тойгылы караш белән карый… Үзе артыннан чакырган кебек. Чакыруны кабул итәм! Менә, диск кибет киштәсеннән минем коллекциямә күчә. Әйе, тышлыктагы күзләр күп кенә егетләрнең кесәләрен «чистартырга» сәләтле.

Дискны ачканнан соң, тышлык матур буклет булып җәелә! Аранжировкалар әйбәт, ләкин оригинальлек юк. Җырларда бертөрлелек сизелә - җыр алдындагы кереш өлештән соң альбомдагы теләсә нинди җыр дәвам итәргә мөмкин. Җырлар күңелгә дә ятышлы кебек, әмма алар күңелдә дулкын уятмыйлар. Аннан, күпчелек җырларның радио эфир аша көне-төне әйләндерелүе дә кабул итү көчен киметә, чөнки бу «әсәрләрне» радиодан тыңлап алҗу хисен тоясың, ә альбомны башыннан ахырына кадәр тыңлаганда бу хис арта гына.

Бу альбомны мин симптоматик альбом дип әйтер идем. Бу диск – татар эстрадасының бүгенге көне җыелма образы. Иҗат процессының барлык атрибутлары, шартлары  сакланган да кебек,  әмма музыкаль продукт барыбер төче чыга. Дөрес, киңкүләм тамашачы өчен артыгы кирәк тә түгел, шуңа да, альбомның популяр булуына икеләнмим.

Иң шәп җыр: «Горурлык дигән шайтан», «Йөрәк үз тиңен тапты» 

Иң начар җыр: «Яратулар булсын газапсыз», «Әй, сихерчем», «Әткәемнең куллары» 

Нәтиҗә: * * * - эчтәлек //  * * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Бик кунелле диск, җырлар бик шәп, кызыклы.

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top