Alternative. Необычная татарская музыка

Алдан «альтернатива» hәм «альтернативлык» турында. Тирән нечкәлекләргә бирелмичә, кыска итеп кенә әйткәндә, дөнья музыка культурасында «альтернатива» - музыканың бишенче баганасы (ә беренче дүртесе - поп, джаз, рок-мейнстрим hәм хэви-метал). Әгәр төн уртасында сезне уятып, нәрсәгә ул альтернатива булып тора дип сорасалар, курыкмый җавап бирегез – «ул поп, мейнстрим, джаз hәм металлга альтернатива». Шулай итеп, бу төшенчәгә гадиләштерелгән аңлатма да биреп була: alternative rock – ул «попса», «джаз» hәм «металл» булмаган музыка. Ләкин истә тотыгыз, панк-рок, грандж, индастриал яки пост-панк – болар барысы да альтернатива баганасына кергән музыка юнәлешләре. «Альтернативлык» - булган кагыйдаләрне инкярь итеп, яна форма, яна мохит тудыру; массакүләм гадәтилеккә мәдәни каршылык. Альтернатив суб-культураның барлыкка килүе музыка белән генә чикләнми, ул мода, кино, тел, яшәү рәвеше кебек төшенчәләрне дә үз эченә ала.

Татар җыр сәнгатенә килгәндә, «альтернатив музыка» hәм «альтернативлык»ка бераз башка күзләр белән карарга кирәк дип уйлыйм. Татар альтернатива музыкасы – бүгенге көндә хөкемсөрүче халыкчан музыка, гадәти эстрада музыкасына альтернатива. Моннан чыгып, татар альтернатив музыкасы исәбенә без рэп, хип-хоп, r’n’b, транс, хаус hәм татарларга хас булмаган башка музыка төрләрен дә кертеп карый алабыз.

Җыентыкка килгәндә, бу диск белән танышу күңелсез хәлдән башланды. Диск төрелгән целлофанны ертып җибәрүем булды, дискның футляры кулымда коелып төште – футлярның ачыла торган өлешендәге «колаклар»ы диск беркетелә торган өлештәге пазлар белән туры килми. Гади тел белән әйткәндә – брак. Белмим, бәлки бу конкрет футляр җитешсезлегедер дә, ләкин куңел кырылды. Минем коллекциямдә ике меңгә якын диск бар, әмма мондый күренешне мин беренче очратам. Дискның үз сыйфаты да фабрика хезмәтен түгел, ә өйдә яздырылган «болванка»ны хәтерләтә.

Инде, дискка яздырылган җырларга күз салыйк. Принципиаль яктан караганда, монда тупланган материал шактый зур әhәмияткә ия. Бу – татарда беренче чыккан милли җыр сәнгатенә хас булмаган (альтернатив) музыка җыентыгы. Бәлки, күпләр өчен бу төр музыка формасы белән дә, эчтәлеге белән дә кабул итмәслек булыр, әмма прогрессив карашлы, заманча фикерләүче шәhәр яшьләре өчен милли музыка курай, тальян, баян, төрле синтезаторлар белән генә чикләнми. Панк, ска, блюз, джаз, гранж, пост-панк, рэп hәм хип-хоп туфрагында үстерелгән иҗат үрнәкләре яңа формацияле татар яшьләрен үз ягына тартырга, алар өчен гадәти эстрада музыкасына мәдәни каршылык булырга тиеш, аеруча шикле сыйфатлы массакүләм «попса» музыкасы милли төссезлек гегемониясенә әверелеп барган чорда. Минем өчен бу яңа музыка түгел, әлбәттә, әмма күп кенә татар яшьләре өчен, бу тормыштагы зур ачыш булачак.

Шулай да кайбер җырларның яңгырау сыйфаты шикле. Әйтергә кирәк, бу дискны мин компьютерда да, машинада да, өйдәге музыкаль үзәктә дә, клубтагы аппаратурада да тыңлап карадым hәм колакларымның алдашмавына инандым. Аеруча «Ал Канат» hәм «Исмаил» төркемнәренең җырлары 128 kbps mp3 форматында кысылган түбән сыйфатлы трекларны хәтерләтә. Моңа ике генә сәбәп булырга мөмкин: я җыетыкта чыкканчы бу җырларның мастер-язмалары теге, яисә бу сәбәпләр аркасында таушалган, я студиядә яздырган вакытта инструментларның авазларын тиешле сыйфат белән «салгыра» алмаганнар hәм‘hhhhhhhhр сведение, мастеринг белән тиешле дәрәҗәдә шөгельләнмәгәннәр.

Ничек кенә булмасын, бу музыка өчен мин үземнең шәхси тавышымны бирергә әзер! Телисез икән, бу, берникадәр дәрәҗәдә, гражданлык позициям дә. Бу сүзләр традицион, гадәти эстрада җырларын инкярь итүне аңлатмый - массакүләм музыка, мин теләсәм дә, теләмәсәм дә, әле тагын озак еллар дәвамында примитив тәмле Татарстан җирендә чәчәк атачак. Тик, төссез, иссез «чәчкә»ләрдән без туймадыкмы ни әле?

 

Нәтиҗә: * * * * *- эчтәлек //  * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Ульмэгэн але татарча рок !!!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top