Рецензия на альбом «Әнкәемә бүләгем» Булата Зиганшина

Интернет челтәрендә Булатны «татар r’n’b йолдызы» дип йөртәләр. Әйе, «Мең мәртәбә» җыры Булатка бу «исем»не яулар өчен яхшы этәргеч булды. Бу альбомда да r’n’b-га якын булган ике-өч җыр бар. Шулай да, Булатның «Әнкәемә буләгем» альбомы язылган җырларның кәефе, хәләте ягыннан аның дебют альбомының туры дәвамы булып тора кебек. Күрәсең, Булат Җиhаншинның яраткан ел фасылы – көз. Булатның икенче альбомы да бик меланхолик рухта иҗат ителгән. Хәтта, альбомны тыңлый-тыңлый елыйсы килә башлый. Минем тәмгә, күпчелек җырларга ирләр җитдилеге, катгыйлыгы җитми - әсәрләр артык йомшак, «елак». Теләр теләмәс «трагедия куп була башласа, комедиягә әверелә» дип әйтәсе килә.

Булатның социаль мәсьәләләргә игътибар итүе – мактаулы күренеш. Бүгенге көндә мондый җырларны сирәк җырчы башкара. Ләкин, бу җырлар Булатның «фирменный» яңгырашыннан бик ерак торалар, әйтерсең, алар башка жырчы репертуарыннан алынган, яисә башка җырчы репертуары өчен язылган. Шуңа да, алар альбом эчендә түгел, ә альбомнан тыш, «бонус»лар рәвешендә теркәлсә, дөресрәк, уңышлырак булган булыр иде. Гомүмән, альбомга уйланылган режиссура җитми – җырлар дискта очраклы рәвештә тезелгән дигән уй туа. Дискның беренче яртысы, шактый моңсу булса да, заманча яңгырый. Бу җырларны Булат язганы, аның «фирменный» яңгырашы аерым ачык сизелеп тора. Ә җиденче тректан башлап дискның кәефе юк дәрәҗәсенә төшә. Дискның тулы кабул ителүен язма азагында тәкъдим ителгән бер-ике дәртле җыр да коткара алмый, хәтта. Аннан, яздырылган җырларның полистилистик, жанрларның күптөрле булуы да бу уйны көчәйтә генә. R’n’b, dance, 70-нче еллар стилизациясенең, «елак» балладаларның, көнчыгыш ритмнарының бергә кушылуы бары быламык китереп чыгара.

Альбомны тыңлап чыкканнан соң күп сораулар туды. Кем өчен бу диск, бу альбом? Урта буын тыңлаучылары Булатны «үз» итә алырлармы? Мөгәен, бу альбомга алар игътибар да итмәс. Ә яшьләрне нәрсә кызыксындыра алыр? Ике-өч «жанр»лы җыр? Ни өчен Булатның башка җырчылар өчен эшләгән аранжировкалары, ремикслары үз материалына караганда күпкә көчлерәк чыга? Ни өчен альбомда бер-берсе белән тәңгәлләшә алмаган стилистик бизәлешләр кулланылган? Нәтиҗәдә, сезгә дә түгел, безгә дә түгел… 

Иң шәп җырлар: «Диңгез», «Сине уйлыйсым килә» 

Иң начар җырлар: «Ветераннар», «Ятимнәр» 

Нәтиҗә: * * * - эчтәлек //  * * * *   - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top