Puma «Сагынма, җимешем»

Мондый проектларны бәяләргә шактый катлаулы. Үлчәүнең бер ягында – гонаhсыз сабый елмаюы, икенче ягында балалар иҗаты өчен сәер яңгырашлы җырлар. Яшь баланы рәнҗетәсе килми, ләкин, бу матур кызыкайның тавыш мөмкинлекләре чамалы булуы  аерым ачык ишетелеп тора. Профессиональ эшем буенча миңа балалар иҗаты белән дә танышырга  туры килә. Кайда ул талант ияләре, ник җырлый белүчеләр күренми-ишетелми, ник аларга эфир бирелми? Барысы да акчага гына кайтып каламы? Җырлар артык зур тәэсир ясарлык дәрәҗәдә түгел. Гомүмән, бу альбомга тупланган җырлардан, түбәндә китерелгән тик 3 җырны гына балалар иҗатына туры килә алырлык дип әйтеп була. Аларның эшләнеш сыйфаты да шактый югары. Ә калганнары я күчерелмә рус, чит ил җырлары, я сабый теленә ятмаслык «әсәрләр». Шик юк, Гөлназ Гарипова көчле шагыйрә, ләкин ул балалар язучысы түгел! Шушы альбомга керерлек балалар җырлары юкмы татарда? Ни өчен башлангыч мәктәп яшендәге сабый мәхәббәт газаплары турында җырлый? Балачак сөешү-үбешү-кочышу белән бәйлеме?

Бу сабыйга акыллы, тәүфыйклы, тәрбияле бала булып үсүен телим, ә олыларга үсеп килүче буынга нинди әхлакый тәрбия бирү эрэ’бирелуе турында уйланырга кирәк. Дөресен әйткәндә, бу проект – балачак белән спекуляцияне хәтерләтә! Кызчыкның әти-әниләсе hәм продюсерлары «шоу-тамашалар» сабый психикасына зарар китерә алуы турында (алар күпкә соңрак ачыкланырга мөмкин) уйлыйлар микән? Мин уйга калдым…

Иң шәп җыр: «Күз кысып карасаң», «Сагынырсың», «Җыр дөньясы» 

Иң начар җыр: «Сагынма, җимешем», «Бөек көйләр», «Кояш» 

Нәтиҗә: * * * - эчтәлек //  * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Получила сегодня диск! Супер! Спасибо, TatShop!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top