Татар мөселман календаре 2019

Одно из самых популярных ежегодных изданий на татарском языке. Бестселлер! Мусульманский календарь на татарском языке, со всей необходимой информацией об исламских ритуалах и праздниках, а главное, всё это разбавлено самой разнообразной информацией: толкованиями Корана, историческими справками, художественными рассказами, рецептами праздничных блюд и многим другим.

Распродажа!!!

  • Книжное издание. Автор Религия.
  • Код товара BOOK-0239

Скоро в продаже!

A post shared by Татарская Музыка (@tatshop.ru) on

Йөрәгемнең түреннән кайнап чыккан менә шушы изге сүзләрне, догаларны, теләкләрне 2019 елның календаре аша сезгә юллыйм. Быел да ул сезгә үз вакытында барып җитсен иде. Хәлләрегезне белсен, өйләрегезгә нур иңдерсен, ислам нуры, бәрәкәт, муллык, иман байлыгы булып сезнең җаннарыгызны җылытсын, ялгызларга иптәш, сердәш, ярдәмче булсын иде.

Шуның өчен тырышабыз. Аллаһыма мең шөкерләр булсын. Егерме биш ел буена чыгып килгән баскыч-баскыч булып өстәлләрегездә, китап киштәләрегездә, тартмаларда тезелеп торган бу календарьларыбыз безнең уртак иң зур байлыгыбыз. Әле бит аның беренче саны 1994 елда өйләрегезгә барып кергәндә өйләр буп-буш, намаз китабы, «Гыйбадәте исламия», «Шәригать хөкемнәре» юк иде. Өйләргә календарь, аның артыннан менә шушы китаплар керде. Тәсбих, намазлыклар түр башына менде. Изге Коръән китабыбызны әйтмим дә, Аллаһыма мең шөкерләр булсын, бүген һәр йортта бар, халкым уяна, иманга килә, ислам дине буенча яшәргә тырыша. Мөселманнар саны көннән-көн арта. Кайчан сан сыйфатка күләгә төшерә. Арабызга әллә кемнәр килеп керә. Безнең һәрберебездән сизгерлек сорала, замана афәтләренә сак карарга өнди. Мөселманнарның бер-берсенә булган тискәре мөнәсәбәтләре сагаерга мәҗбүр итә. Мөселман һәрвакыт бер-берсен яратырга тиеш. Чын мөселман ул синең туганыңнан да якынрак. Аның бер җире авыртса, синең дә авырта, авыртырга тиеш. Шул чакта гына без мөселман булабыз. Туры юлны күрсәтүче, безне шул юлдан алып баручы Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм - дөньялыкның иң бөек кешесе. Без аннан үрнәк алырга, аның кебек бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга тиеш. Сызылып үтеп киткән 25 елыбыз башы белән ахыры - күк белән җир арасы. Шөкер итәргә кирәк: динебезмәчетләребез, галимнәребез бар. Инде фикер чоры җитте. Милләтнең тарихи хәтерен, аңын, иманын уятырга кирәк. Бүген безгә милли зыялылар, милли сәясәтчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, галимнәрнең бергә булуы кирәк. Милләтне чик кавемнәрнең начар гадәтләреннән һәм тәэсиреннән арындыру - ул үзе иң зур милли сәясәт, милли идеология. Бүген тел бетә, милләт бетә, бетәбез дип лаф ору килешми. Бетмибез. Тулы хокуклы дәүләт милли идеология, милли сәясәт һәм дин булганда гына була. Дөньяда үрнәкләр бар.

Безгә дә үз туган телле, үз милләтле, үэ дәүләтле булу өчен, шуны тормышка ашыру өчен халыкның иманлы, биргәк тә хатын-кызларның әхлаклы, ир-атларның гайрәтле булуы кирәк. Милләтнең акыл ияләре, зыялылары, галимнәре татар халкына иманга кайтуда шәхси үрнәк күрсәтергә, халыкның үзенең кемлеген аңлатырга, горур булырга өйрәтергә кирәк. Әгәр ул үзенең кемлеген белеп, билен турайтса, аякка басса, ул инде яңадан тезләнмәячәк, динен дә, телен дә, хокукларын да башкаларга бирмәячәк. Көчле милләт динле була, хәләл ашый, кушканнарын үти, тыйганнарыннан тыела.

Мин шулай уйлыйм, шулай яшим, шулай дога кылам. Ялгышсам, катырак әйтсәм, кичерегез. Бу бары тик сезне яратудан, дәүләтле, иманлы, акчалы, бәхетле булуыгызны теләүдән генә.

Шулай, дусларым! һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп, Аллаһ риза булырлык итеп яши алсак иде.

Иң изге теләкләр белән, Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт.

Авторлар һәм гамәлгә куючылар Шәех Зәбиров, Фәния Хуҗахмәт.







 





Вес (грамм)
199
Тип
Справочное издание
Иллюстрации
Чёрно-белые
Страниц
384
Формат издания
60x90/16 (21 x 14 x 1,5см)
Тираж
30000
Переплёт
Мягкий
Бумага
Газетная
Год издания
2018
Язык
Татарский
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Наша машина теперь тоже превратилась в "мафиозную" :) Супер отличительный знак на дороге - татарин татарина увидит издалека :)

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top