Автор: Фәния Хуҗахмәт (Фания Хужахметова).
2021 елга “Татар мөселман календаре” - кызыклы, бер тында укыла торган, тормышчан. Анда тел, милләт язмышына багышланган көнүзәк публицистик язмалар, һәрвакытта кирәк булган дини мәгълүмат та бар. Һәркем монда үзен кызыксындырган мәсьәләләрне чагылдырган материалларны таба ала.
“Татар мөселман календаре” - менә шул гамәлнең ачык мисалы. Календарьның баш мөхәррире Фәния Хуҗахмәт җитәкчелегендәге команда бу максатка ирешкән. Милли мохит һәм рухның дин белән бәйләнеше хакындагы кызыклы материалларны да туплап биргән.
Ислам дине белән кызыксынучылар өчен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Иске Таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның үтемле вәгазьләре, Кабанарты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин язмалары һәркемгә барып җитәрлек, тормышчан итеп җиңел тел белән бирелгән.
“Татар мөселман календаре”н үзендә булдырган кешеләр Изге Рамазан аен, хаҗ гыйбадәтен җиңеллек белән узачак. Дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәртурында мәгълүматлы булачак.
Баланы тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләүдән алып васыятнамә, мәетне соңга юлга озату, өчесен, җидесен, кырыгын уздыру зарурлыгы, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, шул исәптән, икенче хатын алу, катнаш никахларга Исламның карашы кебек әхлакый мәсьәләләр күтәрелгән.
Мөселманнар өчен Яңа ел бәйрәм саналамы? Туксанынчы еллар башында Коръәнне рус теленә шигъри тәрҗемә ясаган Валерия Порохова белән “Татар мөселман календаре” баш мөхәррире Фәния Хуҗахмәтне ни бәйли? Болар хакында – “Татар мөселман календаре”ндә.
Догалар, хәдисләр, гамәли сорау-җаваплар, авыл шартларында мәхәллә халкына дин гыйлеме бирү, Пәйгамбәребезнең дәгъват ысулларын да биредә табарга мөмкин.
Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның Ислам кыйммәтләренә нигезләнгән иҗаты һәм милләт күңеленә юл табу юллары, “Тукай чишмәсе һәм Сәгъди абзый кабере”, татарның күренекле шәхесләре Туфан Миңнуллин, Марсель Галиев, Зөһрә Акчурина һ.б. турындагы мәкаләләр һәркемгә кызыклы булыр.
- Вес (грамм)
- 199
- Тип
-
Справочное издание
- Иллюстрации
-
Чёрно-белые
- Страниц
-
384
- Формат издания
-
60x90/16 (21 x 14 x 1,5см)
- Тираж
-
30000
- Переплёт
-
Мягкий
- Бумага
-
Газетная
- Год издания
-
2020
- Язык
-
Татарский
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!
Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.
На диске 52 трека. А у Вас 54!?
——— Исправили, спасибо!