Тексты татарских песен. Песенник «Татар җырлары»

Отличный сборник татарских популярных песен, с особой любовью собранных представителями разных поколений нашего народа. Вместе с народными стихами, произведениями наших любимых композиторов и поэтов, в этот, отлично оформленный, сборник вошли так же тексты любителей и начинающих авторов.

  • Книжное издание.
  • Код товара BOOK-0188

Җыр-моң — халкыбызның тере рухы ул

Тукаебыз җырларда «халык күңеленең мәңге тутыкмас саф рәушан көзгесе»н күрә, ягъни халык рухын, мәңге тере сакланачак җан тарихы чагылышын таба шул кадерле көзгедә. «Уклар да аталмаган, туплар да ваталмаган» мөкатдәс халык җырларын ничек төгәл бәяли алган бит бөек шагыйребез...

Без, шагыйрьләр, бүген дә әнә шул «рәушан көзге»гә (чи карарга, милләтнең моң көчен бүгенге көн күзлегеннән улчәп чамаларга, аның мәңгелегенә кабат-кабат иман кигереп, аны сакларга, антыбызны һаман да яңартып торырга тиешбез дип беләм. Бу — Тукайлар васыятенә тугры калу, рухны пакьләү, шик-шөбһәләрдән арыну өчен дә кирәктер. Яшәтүче олуг көч ул — татар җыры, татар моңы!

Бәхетебезгә, узган гасырның бөек җырчылары әнә шул моңны яшәтү миссиясен нәкъ Тукайча аңлап, халыкны, яңа буыннарны, димәк, иҗатчыларны да шул сыналган изге юлда, милли мәктәптә тәрбияләделәр дә. Әйе, гаҗәеп милли моңлы җырчыларыбыз яшәп китте безнең арада: Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Мәгафур Хисмәтуллин, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашевалар һәм, бәхеткә, әле дә тере легенда булып яшәүче Илһамнар, Әлфияләр... Без шагыйрьләр дә аларга мең-мең бурычлыбыз. Үзебезнең буынны гына әйтмим, яшьрәкләр дә... Сез аларның репертуарындагы борынгы моң үрнәге булган озын җырларны алып карагыз да бөек җырчыларның алар башкаруындагы тиңсез алымнарын чамалагыз, һәркайсында аерым осталык, мелизмнар, бормалар, тавышның мөмкинлеге сыналу, иркенлек, киңлек көче... Кабатланырмы шундый алтын чор? Бүген дә халык җырларын башкаруда, хәтта репертуарда яңалар белән баетуда «үз җыры»н эзләү-табуда Мирсәетләр, Фердинандлар нәкъ менә шушы мәктәп тәҗрибәсенә таянып, аларны дәвам итә бит. Фил үс, Айгөл, Ришатлар да... Йа Раббым, дим, аерма аларны әлеге изге юлларыннан! Халкыбызның җанын, рухын саклау юлында булсын алар, шул миссиянең әйдаманнары ролен үтәсеннәр.

Бу язганнарым, дога һәм өметләрем, әлбәттә, аһәңсазлар белән шагыйрьләр тудырган бүгенге яңа, Тукай язганча, «сонгый» җырларга да карый.

Аллага шөкер, бөек шагыйрьләребезнең сүз.нә язылган җырлар да узган гасырдан яңасына исән-сау кичеп чыктылар. Н. Исәнбәт, һ. Такташ, М. Җәлил, X. Туфан, С. Хәким җырларын да без бит милли хәзинәбездән саныйбыз. Димәк, яңа заман җырларыннан да шундый югарылык, халыкчанлык, шигърилек сорала. Хәтта таләп ителә! Чөнки җырларыбыз бүген дә нәкъ шул «рәушан көзге»6езнең исән-сау дәвамы. Болгардан исән-сау безнең чорга килеп җиткән көзге турында, кошлар сурәте белән бизәлгән, Сак-Сокларны хәтерләткән тарихи табылдык турында Сибгат ага Хәким язган шигырь дә хәтердә. Моң кошлары алар! Тарихи аң һәм хәтер ияләре!

Җырларны туплап, җыйнап, матур бер китап хәлендә халыкка, моңга һәрчак сусаган укучыга кайтарып бирү йә аны актару, уку мизгелләре — илаһи бер вакыт, мәңгелек моң белән кабат очрашу бәхете ул, дусларым!

РӘДИФ ГАТАШ, Татарстан Республикасының халык шагыйре

Эчтәлек

  1. "Җыр-моң — халкыбызның тере рухы ул". Р.Гатаги
  2. "Туган тел". Г.Тукай сүз., татар халык көе
  3. "Авылым урамнары". X.Хөснуллин сүз., И.Закиров муз.
  4. "Агыйдел каты ага". Татар халык җыры
  5. "Агыйдел сылуына". Р.Вәлиева сүз., И.Закиров муз.
  6. "Аерылмагыз!" Г.Зәйнашева сүз., Ч.Зиннәтуллина муз.
  7. "Азалия". Я.Камал сүз., У.Рәшитов муз.
  8. "Ай, былбылым". Татар халык җыры
  9. "Ай, дубыр-дубая". Татар халык җыры
  10. "Ай, җаный, вай, җаный". Татар халык сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  11. "Ай, җаный, суларда". Татар халык җыры
  12. "Ак каен". А.Минһаҗев сүз., Ф.Мортазин муз.
  13. "Аккош канат кагына". М.Гыймазетдинов сүз., С.Ибраһимов муз.
  14. "Аккошлар". Р.Фәйзуллин сүз., Ф.Әхмәтов муз.
  15. "Ак күлмәгем". Ш.Җиһангирова сүз., И.Дәүләтшин муз.
  16. "Алларын алга манам". Татар халык җыры
  17. "Алмагачлары". Татар халык җыры
  18. "Алматаның алмасы". Татар халык җыры
  19. "Аңла йөрәгемне". И.Баһавиев сүз. һәм муз.
  20. "Аулак өй". Г.Мөхәммәтшин сүз., Л.Батыр Болгари муз.
  21. "Әдрән диңгез". Т.Гыйззәт сүз., С.Сәйдәгиев муз.
  22. "Әй икегез, икегез". Татар халык җыры
  23. "Әйләнеп кайтыгыз". М.Шиһапов сүз., Р.Хәсәнов муз.
  24. "Әйтелмәгән мәхәббәт". X.Гыйләҗев сүз., 3.Исмәгыйлев муз.
  25. "Әйткән идең". X.Туфан сүз., Ә.Бакиров муз.
  26. "Әйтмә син авыр сүз". Р.Чурагулов сүз., Р.Хәким муз.
  27. "Әлдермешкә кайтам әле". Т.Низами сүз., У.Рәшитов муз.
  28. "Әле дә дуслар бар әле". Г.Игебаев сүз., М.Гыйләҗев муз.
  29. "Әле дә син бар әле дөньяда". Ш.Биккол сүз., Б.Абдуллин муз.
  30. "Әниемнең туган көне бүген". С.Әхмәтҗанова сүз., О.Усманов муз.
  31. "Әни кирәк". Р.Миңнуллин сүз., М.Шәмсетдинова муз.
  32. "Әнисә". Татар халык бию такмагы
  33. "Әнкәй". Р.Миңнуллин сүз., С.Садыйкова муз.
  34. "Әнкәмнең догалары". Р.Миңнуллин сүз., И.Закиров муз.
  35. "Әннә ги, геннә ги". Татар халык җыры
  36. "Әпипә". Татар халык бию такмагы
  37. "Әрнемәсен, әткәй, йөрәгең". И.Ногман сүз., С.Солтанов муз.
  38. "Әтием юкәләре". Р.Мөслимов сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  39. "Әткәм моңы". Р.Миңнуллин сүз., А.Имаева муз.
  40. "Әче, әче!" Р.Тимерова сүз., М.Газетдинов муз.
  41. "Балан". X.Мөдәррисова сүз., татар халык көе
  42. "Бал җимешем". Т.Низами сүз., Б.Җиһаншин муз.
  43. "Баллада". 3.Вәлиева сүз. һәм муз.
  44. "Бәйрәм бүген". Г.Тукай сүз., Җ.Фәйзи муз.
  45. "Бәхетле төш". И.Шиһапова сүз., М.Мухин муз.
  46. "Бәхеттә, шатлыкта". Я.Яппарова сүз., Я.Шәймәрданов муз.
  47. "Бәхет төне". Я.Әхмәдиев сүз., 3.Сафиуллин муз.
  48. "Без тынычлык яклы!" Л.Шәех сүз., Т.Вәлиев муз.
  49. "Бер генә минутка". Д.Камалетдинова сүз., Ф.Мортазин муз.
  50. "Бер егет гармун сайлый". Р.Сүлти сүз., Я.Хәбибуллин муз.
  51. "Бер картлыкта, бер яшьлектә". Г.Шакирова сүз., В.Фёдоров муз.
  52. "Беренче мәхәббәт". Ә.Рәшитов сүз., С.Садыйкова муз.
  53. "Бик еракта идек без". Татар халык җыры
  54. "Бир кулыңны, гүзәлем!" Татар халык сүз., Р.Гобәйдуллин муз.
  55. "Бишек җыры". Татар халык җыры
  56. "Бөрлегәнем — бер генәм". Татар халык җыры
  57. "Бөтен нәрсә сине хәтерләтә". Г.Зәйнашева сүз., Л.Батыр-Болгари муз.
  58. "Галигә барам әле". Татар халык җыры
  59. "Гармун алыйк әле, дускай". Г.Шакиров сүз., Р.Гатауллин муз.
  60. "Гармунчы булсын ярың". Татар халык җыры
  61. "Герман көе". Татар халык җыры
  62. "Горурлык" дигән шайтан". Л.Дәүләтова сүз., Л.Зәйнуллин муз.
  63. "Гөлҗамал". Татар халык җыры
  64. "Дим-дим". Татар халык җыры
  65. "Дусларга". Г.Сәетшина сүз., Ф.Тямаев муз.
  66. "Җаныкаем". Г.Шакирова сүз., В.Фёдоров муз.
  67. "Җаным жәл түгел сиңа". Татар халык җыры
  68. "Жддегән чишмә". Г.Бәширов сүз., С.Садыйкова муз.
  69. "Җиләкле җәй". М.Разов сүз., Р.Хәйруллин муз.
  70. "Җомга". Татар халык җыры
  71. "Җырлыйм әнием турында". Г.Зәйнашева сүз., Ф.Әхмәдиев муз.
  72. "Зәңгәр күлмәк". Ә.Рәшитов сүз., татар халык көе
  73. "Зәңгәр томан". Р.Харис сүз., Р.Ахиярова муз.
  74. "Идел буе каеннары". Ә.Ерикәй сүз., И.Шакиров муз.
  75. "Идел суы ага торыр". Г.Зәйнашева сүз., С.Садыйкова муз.
  76. "Изге теләкләр". Ә.Исхаков сүз., И.Дәүләтшин муз.
  77. "Иң гүзәл кеше икәнсез". Ф.Яруллин сүз., Ә.Хәйретдинов муз.
  78. "Их, дускаем, кил әле". Ә.Бикчәнтәева сүз., И.Мәҗитов муз.
  79. "Их, дусларым". Татар халык җыры
  80. "И Ходай, исәнлек бир!.." Р.Чурагулов сүз., Р.Хәким муз.
  81. "Йөрәгеңдә кем икән?" Р.Фазлыев сүз., С.Ибраһимов муз.
  82. "Йөрәк җыры". Р.Фазлыев сүз., И.Хәбибуллин муз.
  83. "Каеннар арасында". Р.Миңнуллин сүз., О.Усманов муз.
  84. "Казан кичләре". X.Туфан сүз., С.Садыйкова муз.
  85. "Каз канаты". Татар халык җыры
  86. "Кайтабыз да китәбез шул". Р.Миңнуллин сүз., О.Усманов муз.
  87. "Кайту". М.Галиев сүз., Л.Батыр-Болгари муз.
  88. "Кал моңнарым булып". Ф.Сафин сүз., Р.Гатауллин муз.
  89. "Карамалы Гобәй". Р.Төхвәтиллина сүз., төрек халык көе
  90. "Карлы чыршылар". Н.Әхмәдиев сүз., С.Әхмәтова муз.
  91. "Карлы яңгыр". Н.Камалов сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  92. "Карлыгачлар". М.Мазунов сүз., М.Мухин муз.
  93. "Карлыгачта хәбәрем юк". 3.Хәким сүз., В.Фёдоров муз.
  94. "Картаямыни соң йөрәк?!" Г.Нуруллин сүз., С.Ибраһимов муз.
  95. "Кәрия-Зәкәрия". Татар халык җыры
  96. "Кәтүк түти". Керәшен татарлары җыры
  97. "Кердем карурманнарга". Г.Зәйнашева сүз., татар халык көе
  98. "Керим әле урманнарга". Г.Мөхәммәтшин сүз., Р.Яхин муз.
  99. "Керкәле таулары". Г.Зәйнашева сүз., И.Закиров муз.
  100. "Киек казлар". X.Туфан сүз., М.Макаров муз.
  101. "Кил, иркәм". Р.Янбулатова сүз., Б.Гайсин муз.
  102. "Кил син..." А.Хәмзин сүз., Р.Вәлиев муз.
  103. "Килә ява бер болыт". Татар халык сүз., Р.Ханнанов муз.
  104. "Килен төшкәндә". Р.Мицнуллин сүз., Р.Яхин муз.
  105. "Классташым". Н.Касыймов сүз., М.Иванов муз.
  106. "Ком сәгате". А.Хәмзин сүз., О.Усманов муз.
  107. "Көн яктысы кебек". Гөлсәрвәр сүз., О.Усманов муз.
  108. "Кура җиләк". С.Әхмәтҗанова сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  109. "Күбәләгем". Татар халык җыры
  110. "Күңелемдә ике яз". Р.Гаташ сүз., Ф.Әхмәтов муз.
  111. "Күпме күзләр күреп онытылган". Ш.Галиев сүз., Р.Гомәров муз.
  112. "Кызыл розалар". Г.Рәшитова сүз., У.Рәшитов муз.
  113. "Кышкы чия". В.Фәттахова сүз., И.Закиров муз.
  114. "Мәк чәчәге". А.Абдуллин сүз., М.Макаров муз.
  115. "Мәтрүшкәләр". И.Юзеев сүз., А.Гыйләҗев муз.
  116. "Мәхәббәт шушыдыр". Р.Миңнуллин сүз., О.Усманов муз.
  117. "Мәхәббәт ялкыны". Ф.Яруллин сүз., Д.Хәйруллин муз.
  118. "Мәхәббәтнең соңгы төне". Г.Сабирова сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  119. "Миләшкәем". А.Хәмзин сүз., М.Минһаҗев муз.
  120. "Миләшләрем". М.Шакиров сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  121. "Мин авыл баласы". М.Хафизов сүз., Н.Шәймәрданов муз.
  122. "Мин бит кара карлыгач". Г.Зәйнашева сүз., Ш.Тимербулатов муз.
  123. "Мин сине бирмәмен ятларга". В.Фатыйхов сүз., О.Усманов муз.
  124. "Мин сине шундый сагындым". Ф.Зыятдинова сүз., Л.Батыр-Болгари муз.
  125. "Мин сине яратам". Татар халык сүз., И.Хәбибуллин муз.
  126. "Мин яратам сине". И.Сафиуллин сүз. һәм муз.
  127. "Мин яратам сине, Татарстан!" Р.Рәкыйпов сүз., Р.Андреев муз.
  128. "Минем заманам". Шәкүр һәм И.Сафиуллин сүз., И.Сафиуллин муз.
  129. "Минем кадерлеләрем". Ш.Җиһангирова сүз., М.Гыйләҗев муз.
  130. "Мишәрем". И.Шиһапов сүз. һәм муз.
  131. "Наласа авылы көе". Татар халык җыры
  132. "Нигә яна йөрәгем?" Татар халык җыры
  133. "Никах көне". Гөлсәрвәр сүз., И.Баязитов муз.
  134. "Ничек кенә сине онытырга?" И.Ногман сүз., 3. Хәйретдинов муз.
  135. "Олы юлның тузаны". Татар халык җыры
  136. "Онытма мине". Г.Гарипова сүз., В.Фёдоров муз.
  137. "Онытмыйм". Р.Ханнанов сүз., Р.Хәсәнов муз.
  138. "Оныттың бугай". Г.Рәхим сүз., Г.Ильясов муз.
  139. "Өздереп бер карадың да..." Ә.Нигъмәтуллин сүз., Р.Нәгыймов муз.
  140. "Өйдә буран булмасын". Р.Мөслимов сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  141. "Пар алма". С.Әхмәтҗанова сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  142. "Пар балдаклар". 3.Вәлиәхмәтова сүз., Ф.Мортазин муз.
  143. "Рәйхан". Татар халык җыры
  144. "Сагыну". Татар халык җыры
  145. "Сагыш". Р.Фәйзуллин сүз., Җ.Фәйзи муз.
  146. "Салкын чәй". К.Вәлиева сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  147. "Сандугач керде күңелгә". Р.Әхмәтҗанов сүз., И.Хәбибуллин
  148. "Сандугач, күгәрчен". Татар халык җыры
  149. "Сандугачым-былбылым". Татар халык җыры
  150. "Сарман". Татар халык җыры
  151. "Сары чәчәк өзмәгез". Ф.Гәрәев сүз., Р.Хәсәнов муз.
  152. "Сау бул!" А.Минһаҗев сүз., Р.Максутов муз.
  153. "Сау булыгыз, ак каеннар!" В.Акбашев сүз., У.Рәшитов муз.
  154. "Саубуллашу". Ш.Таһирова сүз., И.Закиров муз.
  155. "Серле йөрәк". М.Әгъләмов сүз., Р.Гатауллин муз.
  156. "Сибелә чәчем". Татар халык җыры
  157. "Син җитмисең җанга". Р.Аймәт сүз., О.Усманов муз.
  158. "Син — минем җанымның яртысы". Р.Аймәт сүз., О. Усманов муз.
  159. "Син сазыңны уйнадың". Н.Исәнбәт сүз., татар халык көе
  160. "Сине уйлап янам". И.Юзеев сүз., С.Ибраһимов муз.
  161. "Солдатлар". Р.Әхмәтҗанов сүз., Ф.Әхмәдиев муз.
  162. "Сөембикә". Р.Вәлиев сүз., Р.Ахиярова муз.
  163. "Су буенда учак яна". Н.Касыймов сүз., 3.Хәйретдинов муз.
  164. "Су буеннан әнкәй кайтып килә". М.Галиев сүз., Л.Батыр-Болгари муз.
  165. "Су буйлап". Татар халык җыры
  166. "Сусау". С.Хәким сүз., С.Садыйкова муз.
  167. "Су юлы". Татар халык җыры
  168. "Сылукай". Татар халык сүз., А.Хөсәенов муз.
  169. "Талларым". Р.Рәкыйпов сүз., 3.Сафиуллин муз.
  170. "Тик бәхетле ит кенә". Г.Морат сүз., Р.Гатауллин муз.
  171. "Толлар сагышы". И.Ногман сүз., И.Закиров муз., И. Дәүләтгиин муз.
  172. "Тормыш китабы". Р.Рәхмәтуллин сүз. һәм муз.
  173. "Төнбоеклы күл". Ә.Бәюсов сүз., С. Абдуллин муз.
  174. "Төнге урам". X.Мөдәрисова сүз., М.Газетдинов муз.
  175. "Трамвайчы кыз". Гөлсәрвәр сүз., Ч.Зиннәтуллина муз.
  176. "Туган авыл". Г.Тукай сүз., А.Монасыйпов муз.
  177. "Туган авылым урамы". Г.Зәйнашева сүз., Г.Сәйфуллин муз.
  178. "Туган көн". А.Хәмзин сүз., Ф.Мортазин муз.
  179. "Туган як". Г.Рәшитова сүз., У.Рәшитов муз.
  180. "Туй күлмәге". Н.Касыймов сүз., Р.Ахиярова муз.
  181. "Тукта, яңгыр". Р.Рәхмәтуллин сүз. һәм муз.
  182. "Тулпар атым". Я.Касыймов сүз., О.Усманов муз.
  183. "Түп-түгәрәк дөньябыз". К.Шәфыйкова сүз., Я.Шәймәрданов муз.
  184. "Тыңлачы, сандугач". Я.Юзеев сүз., Р.Ханнанов муз.
  185. "Укытучыма". Э.Мөэминова сүз., И. Хисамов муз. .. 198
  186. "Умырзая". Ә.Фәйзи сүз., татар халык көе
  187. "Урман кызы". Һ.Такташ сүз., Җ.Фәйзи муз.
  188. "У реал тауда". С.Сөләйманова сүз., Р.Нәгыймов муз.
  189. "Утыр әле яннарыма". Ш.Галиев сүз., И.Хисамов муз.
  190. "Уфа — Чиләбе". Татар халык бию такмагы
  191. "Уфтанма!" Татар халык сүз., Р.Ханнанов муз.
  192. "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә". Б.Юнысов сүз. һәм муз.
  193. "Хатын-кыз бәхете". Л.Дәүләтова сүз., О.Усманов муз.
  194. "Хуш инде!" И.Юзеев сүз., Ф.Мортазин муз.
  195. "һаман яратам". Зөлфәт сүз., Ф.Хатипов муз.
  196. "Чайкала иген кырлары". Г.Латыйп сүз., И.Шәмсетдинов муз.
  197. "Чияләр". Ф.Мөхәммәтова сүз., Р.Мифтахов муз.
  198. "Чыгарсыңмы каршы алырга?" Д.Тарифуллин сүз., В.Әхмәтшин муз.
  199. "Чын дустым". Гөлсәрвәр сүз., О.Усманов муз.
  200. "Шәл бәйләдем". Башкорт халык бию такмагы
  201. "Шома бас!" Г.Насрый сүз., татар халык көе
  202. "Эх сез, матур кызлар". Н.Васильев сүз., удмуртчадан Р.Насыйбуллин тәрҗемәсе, Я.Кубашев муз.
  203. "Юкка түгел, юкка түгелдер". Н.Нәҗми сүз., Р.Хәсәнов муз.
  204. "Ядкарь". Р.Вәлиев сүз., Ф.Әхмәтов муз.
  205. "Язган идем исемеңне". Х.Әюп сүз., Р.Хәсәнов муз.
  206. "Язгы ташу". Р.Гаташ сүз., М.Макаров муз.
  207. "Якын дус берәү генә". Л.Дәүләтова сүз., Илназар муз.
  208. "Якын дустың барын онытма". К.Булатова сүз., И.Хисамов муз.
  209. "Яңа гасыр татар яшьләре". Й.Миңнуллина сүз. һәм муз.
  210. "Япь-яшь чаклар". Р.Хәкимҗанов сүз., Н.Шәймәрданов муз.
  211. "Яран гөл". Р.Вәлиева сүз., С.Чуганаев муз.
  212. "Яратыгыз!" Р.Миңнуллин сүз., Р.Ахиярова муз.
  213. "Яшик хөрмәттә". Г.Шакирова сүз., В.Фёдоров муз.
  214. "Яшь гомер". Г.Зәйнашева сүз., 3.Гыйбадуллин муз.
  215. "Яшьлегем эзләре". М.Шиһапов сүз., Р.Хәсәнов муз.
  216. "Яшьлегем чишмәләре". Т.Асылгәрәй сүз. һәм муз.
  217. "Яшьли сөйгән ярым". Р.Чурагулов сүз., Р.Хәкимов муз.

Составитель: Закиров Линар Рустамович





Штрихкод / ISBN
978-5-298-03075-5
Вес (грамм)
185
Тип
Литературно-художественное издание
Страниц
239
Формат издания
70x100/32
Тираж
5000
Переплёт
Твердый
Бумага
Газетная
Год издания
2015
Язык
Татарский
Издатель
Татарстан китап нәшрияты (Татарское книжное издательство)
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Супер! Качественное звучание +5 купите-не пожалеете!!!! Большое вам спасибо!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top