Тел ачкычы (Дар речи) на татарском языке

Сборник стихов посвященных родному языку и словам. С краткими биографическими справками авторов — от Юсуфа Баласагуни (XI век), Мухаммадьяра (XVI век), Дэрдмэнда, Габдуллы Тукая, Хади Такташа до современников.

  • Книжное издание.
  • Код товара BOOK-0149

Җыентыкта сүз һәм туган тел турында шигырьләр тупланды. Шулай ук шагыйрьләр хакында кыскача биографик мәгълүмат та бирелде. Әлеге шигырьләр телебезне яратучы, хөрмәт итүче укучыларны битараф калдырмас.

Китап мәктәп яшендәге балаларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга адреслана.

Составитель: Эльвира Калимуллина





Здесь можно прочитать фрагмент произведения

Туган телем

Төрле телләр, бәхәсләшеп,
Ят итсәләр бер-берсен,
Бер чеметем тозга манып,
Икмәк ашыйм бер телем!

Телем - шул ук туган илем,
Җирдә телсез ил булмый.
Телен йоткан шамакайга
Тел күрсәтеп, тел булмый!

Татар - минем туган телем.
Туган телгә юк үлем!
Телең белән ачыла, халкым,
Чишмәдәй саф күңелең!..

Телем-телем киссәләр дә,
Яшәрсең, ана телем!
Телем минем - шул ук туфрак,
Каберемдә үскән гөлем!..

Мин — тукучы

Сүзләр эрлим,
киләп сарам сүзләрдән;
сүз тәрәшлим,
керешләрен керештерәм,
эзен китерәм эзләргә.

Сүз җебеннән җырлар тукыйм.
Телем - җырлар станогы;
шүреләрем, сосаларым,
өлгеләрем, кысаларым -
туган телем осталыгы!

Биеп тора шүреләрем,
җемелдәтеп буяуларын:
яшел җебе - яшь көннәрем,
зәңгәр җебе - хыялларым,
кызыл җебе - шатлыкларым,
сары җебе - сагышларым...

Сүсләр түгел,
сүзләр талкыйм -
җилләр ала талкышларын...
Шигырьләрем - рух авазым,
сездә - уңыш-табышларым...
Сездә - ялгышларым!..

Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)


Штрихкод / ISBN
978-5-298-01904-0
Вес (грамм)
133.5
Тип
Литературно-художественное издание
Страниц
95
Формат издания
70x108/32 (15.5x17.5см)
Тираж
2000
Переплёт
Твердый
Бумага
Мелованная
Год издания
2010
Язык
Татарский
Издатель
Татарстан китап нәшрияты (Татарское книжное издательство)
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Радик - это для меня открытие. Талант однозначно! Музыка добрая, красивая, слова глубокие, аранжировки прекрасные. Так держать!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top