Уенның әһәмияте
Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уен аеруча зур урын били. Бу яшьтәге баланы һәрьяклап үстерүдә уен иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора.
Төрле-төрле уеннар аркылы тәрбияче балаларда батырлык, тапкырлык һәм чыдамлык тәрбияли. Ватаныбызга, илебезнең иң яхшы кешеләренә мәхәббәт уята, аларга охшарга тырышу теләген үстерә. Уен аркылы тәрбияче баланың табигать белән кызыксынуын тәрбияли һәм табигатьне күзәтүгә теләк тудыра. Уенда балаларның кызыксынучанлыклары, хәтерләре, дикъкатьләре, сөйләм телләре дә үсә. Шулай ук балаларның фикер йөртүләрен, фантазияләрен үстерүдә дә уенның әһәмияте гаять зур.
Балалар, тирә-як тормыштан алган тойгыларны чагылдырып, уенда бик күп кызыклы нәрсәләр уйлап чыгаралар. Мәсәлән, балалар үзләре күз алларына китергән «очкыч»та очалар, тартмалардан ясалган «бозваткычлар»да йөриләр, кызылармеецлар кебек маршка атлыйлар, уенчык этләр, агач мылтыклар белән чик саклыйлар һ. б. Шулай итеп, балалар бу уеннарда үзләрен гаҗәпкә калдырган вакыйгаларны чагылдыралар һәм үзләренең тәэссоратларын, хисләрен белдерәләр. Уенда балалар коллективка оешалар, тату уйнарга, очраган читенлекләрдән чыгу юлларын бергәләп табарга, бер-берсенә булышырга өйрәнәләр. Хәрәкәтле уеннар баланың физик яктан ныгуына, таза-сәламәт булуына, хәрәкәтләренең һәм сизү органнарының үсешенә зур ярдәм итә.
Эчтәлек
- Кагыйдәле хәрәкәтле уеннарны үткәрү буенча методик күрсәтмәләр
- Уенның әһәмияте
- Уенның төрләре һәм тәрбияченең роле
- Кагыйдәле хәрәкәтле уеннарны оештыру һәм үткәрү
- юллары
- Уенны үткәрү өчен гигиена шартлары
- Кечерәк яшьтәге балалар өчен
- Тавыклар һәм әтәч
- Чыпчыклар һәм автомобиль
- Поезд
- Мәче һәм тычканнар
- Кәҗә
- Куык
- Тизрәк урыныңа бар!
- Тигез юл буйлап
- Төсле өйләр
- Флагны тап!
- Тупны кем иң алдан китерер?
- Тупны тәгәрәтә бел!
- Туплар
- Чебешле тавык
- Тупны ыргыта бел!
- Тупны тот!
- Казлар
- Курчак белән куыш уены
- Бакалар
- Алманы өзеп ал!
- Тавыклар яшелчә бакчасында
- Кемгә теләсәң, шуңа бир!
- Түгәрәккә тидер!
- Кошлар
- Очкычлар
- Мәче балалары һәм балалар
- Аю һәм бал кортлары
- Аюны кем чакырды?
- Үрмәкүч һәм чебеннәр
- Автомобильләр
- Менә шулай, менә шулай
- Кыңгырауны тот
- Тупны кем биегрәк ыргытыр?
- Куяннар
- Балыклар һәм чуртан
- Кечкенәләр өчен тыныч уеннар
- Кулда нәрсә бар?
- Кайда шалтыратканны бел!
- Нәрсә яшерелгән?
- Зуррак яшьтәге балалар өчен
- Кем тизрәк җыелыр?
- Төлке - тавык кетәклегендә
- Бүре - казылмада
- Кыршау аркылы чыгып, кем тизрәк флаг алыр?
- Бүре һәм көтү
- Артта кем тора?
- Кошлар һәм күке
- Куяннар һәм аучылар
- Мәче һәм чыпчыклар
- Ак аю һәм балалары
- Хоккей уены
- Тиенне тот!
- Тычкан тәбесе
- Кая йөгерергә?
- Туп кайда?
- Этләрне өйрәтү
- Ерткычны камап ал!
- Карусель
- Куышу
- Урам хәрәкәте
- Кем ераграк ыргытыр?
- Туп белән куышу
- Аучы һәм ерткыч хайваннар
- Болай ярый, болай ярамый!
- Сыерчык оялары
- Козгын һәм чебиле тавык
- Хәйләкәр төлке
- Күбәләкләр тоту
- Почта йөртүче поезд
- Тупны тотып ал!
- Чаңгыда разведкага бару
- Төньякка бару
- Сәгать
- Бозларны тизрәк куып керт!
- Боз кисәген куып йөртү
- Маяк
- Тупны җибәрмә!
- Үз төсеңне эзлә!
- Яктырткыч (светофор)
- Боҗраны кигез!
- Кегльләр
- Аэропланнар
- Очучы һәм парашютчылар
- Төз ыргыту
- Киртәләрне үтеп йөгерү
- Әйберне сакла!
- Куышу
- Мәче һәм тычканнар
- Яшелчә бакчасы дуслары
- Чишмә
- «Җитезләр мәктәбе»
- Түгәрәктә туп сикертү
- Тупны ыргыт!
- Кыңгырауга туп белән тидер!
- Яңгырдан куркасызмы?
- Шарларның очрашуы
- Кем тизрәк?
- Капчыкны алмаштыр!
- Тупны сетка аша ыргыту
- Бака белән Челән
- Сазламык
- Яңгыр
- Зуррак балалар өчен тыныч уеннар
- Кем яшеренде?
- Нәрсә оча?
- Яшелчә бакчасында нәрсә үсә?
- Тавышыннан тану
- Музыканы тыңлый бел!
- Кегльләр арасыннан йөрү
- Кул чабу
- Кыршаулар белән уеннар
- Баулар белән уеннар