Альпинист үрмәкүчләр (Ринат Нуруллин)

«Пауки-альпинисты» — оригинальная книга для детей, на татарском языке, с цветными иллюстрациями. Она содержит не просто стихи и веселые песенки, но загадки! Каждое произведение — это ребус, загадка и даже тайна. Причем, чтобы решить некоторые из них нужно очень серьёзно подумать и провести целое расследование — найти ключевые фразы, выявить закономерности, подобрать шифр и т.д.

  • Книжное издание.
  • Код товара BOOK-0181

Автордан

Без могҗизаларга бай чорда яшибез. Кешелек тарихы 35000 ел белән исәпләнсә дә, иң зур техник ачышлар бары тик соңгы 100-200 ел дәверендә генә ясала. Беренче эчке янулы двигательне 1860 елда Бельгия инженеры Этьенн Ленуар уйлап таба һәм арбага урнаштыра. Шулай итеп, беренче автомобиль барлыкка килә. Абыйлы-энеле Райтлар төзегән очкыч 1903 елда уңышлы очышын башкара.

Хәзерге чорда кеше берничә сәгать эчендә Җир шарының теләсә кайсы ноктасына эләгә ала. 1875 елда америкалы Александер Грейам Белл тарафыннан телефон уйлап табыла. Кем әйтмешли, без хәзер «чабата»ны яки кәрәзле телефонны колак янына китереп, әллә ничә чакрым ералыкта булган туганыбыз яки дустыбыз белән аралаша алабыз. Мондый ачышларның исемлеген дәвам итәргә була, моның өчен аерым бер китап язарга кирәктер. Әмма сүз башка мәсьәлә турында. Ничек инде кешеләр 350 гасырдан артык көн күреп, могҗизалы ачышлар бары тик соңгы 100-200 елда гына ясалган?

Миңа калса, бу мәсьәләгә карата җавап бик тирәндә ятмый. Сернең ачкычы шунда ки, кешеләр белем туплап, ниһаять, фикер йөртергә өйрәнә киләләр. Димәк, баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Әйе, мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.

Әлеге җыентыкта мондый күнегүләр тагын да кызыграк, нәфисрәк формада – шигырьләр рәвешендә бирелә. Шигырьләр эчендә табышмаклар, башваткычлар һәм төрле ребуслар яшерелгән. Китапта алар катлаулылыгы үсә бару тәртибендә урнаштырылган. Беренче шигырьдә бирелгән табышмакны чиштең исә, син бер имтиханны тапшырдың дигән сүз. Димәк, син тагын да акыллырак булдың һәм тагын да катлаулырак мәсьәләдән курыкмыйсың инде. Алда сине янә яңа ачышлар көтә.

Бу җыентыкка Татарстан китан нәшриятында бастырылган «Өч бүре һәм өч сарык» (2004 ел) һәм «Альпинист үрмәкүчләр» (2008 ел) китапларыннан алынган авторның шигырьләре берләштерелде. Шигырьләрдә бирелгән мәсьәләләргә җаваплпарны шул китаплардан табарга була.

Уңышлар телим сиңа, укучым!

Эчтәлек / Содержание

  • Автордан
  • Җиде туган-тумача
  • Исемем искитәрлек!
  • Чабышмак табышмаклар
  • Тәлинкәле әкәмәт
  • Район исеме
  • Сүз боткасы
  • Туңдырма
  • Бүрәнкә бәясе
  • Шөгыль
  • Җәйнең кибән очы
  • Әти кызы
  • Альпинист үрмәкүчләр
  • Борча һәм борыч
  • Бакалар кала сала
  • Ташны кая ташларга?
  • Алма аша, алмашып
  • Татлы йөк
  • Эт төше
  • Озынборын оныклары
  • Робот ясыйм дисәң
  • Профессор чәүкә
  • Ухал ыкмы балык?
  • Ни бәядә?
  • Кашык бушмы
  • Бер айга ел сыямы?
  • Бер олау сорау
  • Хат ташучы көнгерә
  • ӘҮ!
  • Суперребус
  • Иләк, чиләк һәм көянтә
  • Кая очасыз, казлар?
  • Эшлекле булсаң
  • Ребусларны ничек төзиләр?
  • Конструктор карга
  • Бас, кызым Әпипә!
  • Кырык карак әкияте
  • Чәүкә кунган түбәгә
  • Маймыл ярата банан
  • Хисмәтнең хикмәтләре
  • Чатан пират
  • Ертык юрган
  • Яшел бүкән
  • Карбыз кыры
  • Чишү ысуллары һәм җаваплар

Рәссамы Ильдус Әҗемов





Здесь можно прочитать фрагмент произведения

Җиде туган-тумача


(Такмак-табышмак)

Атнада җиде туган -
Берсеннән-берсе уңган.

Базга төшеп, Дүшәмбе
Алып менгән бәрәңге.

Урап кайтып чишмәне,
Су китергән Сишәмбе.

Тырышкан Чәршәмбе дә:
Бәрәңгене әрчегән.

Пәнҗешәмбе табага
Аны ваклап тураган.

Чыралар телеп, Җомга
Ут кабызган утынга.

Кыздырып майда, Шимбә
Бәрәңгене пешергән.

Таба төбен кырдылар,
Мине дә чакырдылар.

Истән чыккан Якшәмбе,
Ә ул нәрсә эшләде?

Әзерләгән Якшәмбе
Табышмакның иң шәбен.

- Исемнәребездән, - ди, -
Уртак хәреф эзлә, - ди.

Ишеткәнемне сезгә
Түкми-чәчми җиткезәм.

Шул хәрефне табыгыз,
Миңа хатлар языгыз.

Бер айга ел сыямы?

«Теләк сүзенә «тел» кергән,
«Кояш» сүзенә – «оя».
Нинди ай эченә, әйтче,
Тулаем бер ел сыя?

Татлы йөк

Чикләвек безнең якта
Бик күп була куакта.
Бар ризыкка карата
Чикләвекне ярата
Бала-чага да, карт та...

Әнә бүген дә Гата
Атланып ак юртакка,
Урманнан кире кайта.
Чикләвек җыеп байтак,
Тутырган дәү рюкзакка.

Мактыйсың килсә, макта,
Мактарлык булган чакта:
Йөк кимесен дип атка,
Авыр рюкзакны Гата
Үз җилкәсенә таккан.

Урман урап арсак та,
Файдаланып форсаттан,
Сорап калыйм шул хакта:
Күрсәтелгән очракта
Җиңеләерме атка?


Штрихкод / ISBN
978-5-298-01656-8
Вес (грамм)
220
Тип
Литературно-художественное издание
Иллюстрации
Цветные
Страниц
88
Формат издания
70x100/16 (17x25x1см)
Тираж
5000
Издатель
Татарстан китап нәшрияты (Татарское книжное издательство)
Переплёт
Твердый
Бумага
Офсетная
Год издания
2008
Язык
Татарский
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top