Актык тамчы яшь. Габдулла Тукай

Китапта халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Еллар узган саен, аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә татарлыгыбызны әледән-әле искә төшереп, ассызыклап тора. Әлеге җыентык урта мәктәп укытучылары, югары уку йорты мөгаллимнәре, укучылар, студентларга һәм, гомумән, Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлам китап сөючеләргә адреслана.

Мәңге… Тукай!

Гомер бара, еллар уза, буыннар алышына… Милләтебез даһие Габдулла Тукайның вафатына да — 100 ел. Бер гасыр. Күпме дөньяви, тарихи вакыйгаларны, югалтулар һәм табышларны, глобаль үзгәрешләрне, күпме кеше гомерләрен үз эченә алган ул! Барысын да күз алдыннан үткәрәсең дә шаклар катасың! Татар халкы йөз ел эчендә нинди генә тарих борылышларын үтмәгән дә бу дөньяга кемнәрне генә бирмәгән!.. Бүген татар исеме дөнья күләмендә булдыклы, уңган, тырыш, иманлы, бай тарихлы, зыялы, зирәк… һәм бәхетле милләт буларак яңгырый! Соңгы елларда бөек Тукаебыз Җир шары буйлап атлый. Аның исеме һәр тарафта ишетелеп тора. Әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителә, китаплары басыла, һәйкәлләре ачыла… Тукай йолдызлыгы көннән-көн тагын да яктырак итеп яна, нурлары күңелләребезне сафландыра.

Без Тукаебыз булганга бәхетле. Ул — милли йөзебез, милли байрагыбыз! Телебез Тукай теле, аның шигырьләре белән ачыла, һәм гомеребез буена Тукай янәшәбездә бара. Бөек шагыйрьнең һәр сүзе, һәр җөмләсе безгә горурлык, илһам өсти, яшәү асылын аңларга ярдәм итә, көч бирә, җаннарыбызны җылыта, киләчәккә рухландырып, күңелләребезне канатландырып тора. Бу — йөз ел дәвамында сыналган, Тукай үзе язганча, «карт тәҗрибә».

Без Тукайны һаман өйрәнәбез, ул безгә васыять итеп калдырган «милли код»ны чишәргә — һәммәсенә дә төшенергә тырышабыз. Ул — ата-бабалардан калган, гасырлар буенча тупланып килгән милли фикер, милли аң, милли үзбилгеләнү. Шулай, Габдулла Тукай, еллар узган саен, яңа яктан ачыла, уйларыбызны яктырта, күзләребезне ача. Без, яңа буын вәкилләре, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барабыз.

Мең яшә, Тукай, мәңге яшә!

Ленар Шәех

Эчтәлек

  • Мәңге… Тукай! Л. Шәех
  • 1905
    • «Голүмең бакчасында…»
    • Мужик йокысы
    • Хөррият хакында
    • Дустларга бер сүз
    • Иттифакъ хакында
    • Алла гыйшкына
    • Хәзерге хәлемезә даир
  • 1906
    • Яз галәмәтләре («Язлар җитте
    • И каләм!
    • Ифтиракъ соңында
    • «Сәгадәт юк…»
    • Мөридләр каберстаныңдай бер аваз
    • Гыйшык бу, йа!
    • Пушкинә
    • Кечкенә генә бер көйле хикәя
    • Дәрдемәнд дәгелмием?
    • Хатирәи «Бакырган»
    • Сорыкортларга
    • Кемне сөяргә кирәк?
    • Татар кызларына
    • Мөхәрриргә («Китмәсен кәйфең…»)
    • Мәхвидәрмесән?
    • Пушкиннән
    • Борадәранә нәсыйхәт
    • Хур кызына
    • Пыяла баш
    • Көз
    • Государственная Думага
    • Милләтә
    • Дөнья бу, йа!
    • Сөеклемең кабер ташында
    • Үз-үземә
    • Кичке азан
    • Мактанышу
    • Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә
  • 1907
    • Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр
    • Сөальләр
    • Шагыйрьгә
    • Хөрриятә
    • Тартар кошы сайрый
    • Теләнче
    • Син булмасаң!
    • Яз
    • Бишектәге бала
    • Шиллердән
    • Мөтәшагыйрьгә
    • Пар ат
    • Ләззәт вә тәм нәрсәдә?
    • Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма
    • Юаныч
    • Бер манигы тәрәкъкыйгә
    • Шүрәле
    • Театр
    • «Алтынга каршы»
    • Бер татар шагыйренең сүзләре
    • Утырышу
    • Сөткә төшкән тычкан
    • …га («И матур! иренмәче…»)
    • Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре
    • Туган җиремә
    • Безне урынсыз яманлыйлар
    • Китмибез!
    • Матбага берлә уйнаган бер байга
    • Мәхбүс
    • Вәгазь .
    • Бер гәзитә идарәсе хәленнән
    • Ишек бавы
    • Байроннан
    • Гыйлавә
    • Фөрьяд
    • Бәйрәм вә сабыйлык вакыты
  • 1908
    • Бер шәехнең мөнаҗате
    • Янә
    • Тәәссер
    • Урланган мәгънә
    • Егет илә Кыз
    • Шәйтанның муенына
    • Шагыйрь
    • Чын вә Ялган
    • Тәүлек
    • Саташкан
    • …га («Син дисең…»)
    • …гә («Бай баласы бит…»)
    • …гә («Очраган юлда…»)
    • Алдандым
    • Кызык гыйшык
    • Өмид
    • Тормыш
    • Җавап
    • Тешләре ямьсез матурга
    • Кулың
    • Тотса мәскәүләр якаң
    • Ысулы кадимче
    • Кемнән ярдәм эзләргә?
    • Бер рәсемгә
    • Киңәш («Якын дустым!..»)
    • Шатлык вә хәсрәт
    • Улмы? - Ул
    • Йокы
    • Мәхәббәт
    • Төлке һәм йөзем җимеше
    • Бәйрәм бүген
    • Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш
    • «Кисекбаш»ка гыйлавә
    • Ата илә Бала
    • Яхшы хәбәрләр
    • Таз
    • Су анасы
    • Соңра
    • Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә
    • Милләтчеләр
    • Булмаса
    • …гә («Шагыйрем!..»)
  • 1909
    • Күңел
    • Васыятем
    • Тәрәддөд вә шөбһә
    • Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә
    • Пәйгамбәр
    • Исемдә
    • Күрсәтә
    • Вөҗдан зарары
    • Ике юл
    • Гаилә тынычлыгы
    • Ике кояш
    • Эштән чыгарылган татар кызына
    • Бәгъзе зыялыларымыз
    • Ачы хәкыйкать
    • Гашыйк
    • Вакъты гаҗезем
    • Шекспирдән
    • Китап
    • Сөбханалла, сөбханалла
    • Эш
    • Могъҗиза
    • Туган авыл
    • Чыршы
    • Яңгыр илә Кояш
    • Милли моңнар
    • Яратырга ярый
    • Япун хикәясе
    • Күңел йолдызы
    • Киңәш («Чикмә гамь…»)
    • Сәрләүхәсез
    • Теләү бетте
    • Туган тел
    • Ана догасы
    • Таян Аллага
    • Бабай
    • Уянмас йокы
    • Ай һәм Кояш
    • Җир йокысы
    • Кышка бер сүз
    • Кошларга
    • Сабыйга
    • Карлыгач
    • Кышкы кич
    • Кошчык
    • Бишек җыруы
    • Бала белән Күбәләк
    • Мәктәптә
    • Эш беткәч уйнарга ярый
    • Арба, Чана, Ат
    • Кярханәдә
    • Кәҗә белән Сарык хикәясе
  • 1910
    • Татар мөхәрриренә
    • Нәсыйхәт
    • Кәҗә тугърысында
    • Җәйге таң хатирәсе
    • Күңелле сәхифәләр
    • Имтияз алган бала
    • һәр ялтыраган алтын түгел
    • Безнең гаилә
    • Гали белән Кәҗә
    • Фатыйма белән Сандугач
    • Һәркемнең ашыйсы килә
    • Ялкау Маэмай
    • Шаян Песи
    • Кызыклы шәкерт
    • Бичара Куян
    • Ак Бабай
    • Кичә һәм бүген
    • Мигъраҗ
    • Ике иптәш арасында
    • Газаптан соң
    • Ачы тәҗрибә авазы
    • Җәй көнендә
    • Мәҗлес
    • Яз хәбәре
    • Кайчакта
    • Гомер юлына керүчеләргә
    • Өмидсезлек
    • Хале хазир
    • Үкенеч
    • Хасият
    • Яшьләр
    • Танса
    • Баскыч
    • Бер мән
    • Актык тамчы яшь
    • Елның дүрт фасылы
    • Төш
    • Өзелгән өмид
    • Тәләһһеф
    • Өйләнү — түгел сөйләнү
  • 1911
    • Борын
    • …га («Шома тормыш юлында…»)
    • Мияубикә
    • Ана илә Бала
    • Эшкә өндәү
    • Иртә
    • Иһтида
    • Читен хәл
    • Гөнаһ
    • Кадер кич
    • Сайфия
    • Тәмсил
    • Толстой фикере
    • Тәүбә вә истигъфар
    • Көзге җилләр
    • Золым
    • Кечкенә музыкант
  • 1912
    • Сабитнең укырга өйрәнүе
    • Яз галәмәтләре («Шактый ук язга…»)
    • Хөрмәтле Хөсәен ядкяре
    • Казан мулласы һәм булачак депутат
    • Валлаһи
    • Аң
    • Үтенеч
    • Дошманнар
    • Кичке теләк
    • Җегетләр
    • Ваксынмыйм
    • Бала оҗмахта
    • Сагыныр вакытлар
    • Картлар
    • Авылда авырып яту
    • Буран
    • Көтмәгәндә
    • Көлке түгел
    • Әхлаксызлык
    • Монафикъка
    • Сабыйлар җыруы
    • Ни кирәк тагы?
    • Мөнтәкыйд
    • Интикадка мөтәгалликъ
    • Мәхәббәт шәрхе
    • Казан вә Кабан арты
    • Казан вә Казан арты
    • Татар яшьләре
    • Дин вә гавам
    • Яңгыр
    • Җил тавышы
    • Авыл халкына ни җитми
    • Өч хәкыйкать
  • 1913
    • Шиһаб хәзрәт
    • Йокы алдыннан
    • Суык
    • Хәстә хәле
    • Даһигә
    • Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмид№е
    • Кыйтга («Көчләремне мин…»)
    • Шөһрәт
    • Тәфсирме? Тәрҗемәме?
    • Мөхәрриргә («И мөхәррир!..»)
    • Толстой сүзләре
    • Кыйтга («Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов..
    • Буш вакыт
    • Мәктәп
    • Казан
  • Китапка кергән әсәрләрнең алфавит тәртибендәге эчтәлеге




Штрихкод / ISBN
978-5-298-02430-3
Вес (грамм)
470
Тип
Литературно-художественное издание
Иллюстрации
Чёрно-белые
Страниц
495
Формат издания
70x100/32 (12x17x3см)
Тираж
6000
Переплёт
Твердый
Бумага
Офсетная
Издатель
Татарстан китап нәшрияты (Татарское книжное издательство)
Год издания
2013
Язык
Татарский
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Күптән көтелгән альбом!!! B
TATSHOP.RU-га зур рәхмәт тиз җибәрү өчен!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top