Менә сиңа ат
Бабам җигеп биргән атта
Булдым йөреп карарга.
Утырып кына өлгердем,
Тотынды ат чабарга…
Дилбегәне тартып карыйм:
– Тукта инде, тр – р, тр – р, – дим.
Арттан бабай чаба аксап:
-Уңга таба бор, бор! – ди.
Кая борасың ди монда,
Ат бит мине тыңламый.
Чабуын гына белә ул,
Туктарга һич уйламый.
Күл буеннан үткән чакта
Сикереп төштем суга.
Ат арбасын шалтыратып
Кереп китте басуга.
Су су инде, җиргә төшсәм,
Аяксыз калыр идем.
Сентябрьдә ничек итеп
Мәктәпкә барыр идем?
Манма су булып чыгуга,
Бабам да килеп җиткән.
-Бәхетемә каршы, – ди, – син
Алай да исән икән…
И шатланды шунда бабам,
Мине кочаклап сөйде.
Каршы килгән атны күреп:
– Үзе кайта ул… – диде.
Африкада кар яуган
Африкада кар яуган, ди,
И кызык та булгандыр.
Яланаяк йөрүчеләр
Нишләгәндер?
Туңгандыр.
Ап – ак карны күрү белән,
Куркуга калганнардыр.
Энҗедәй кар бөртекләрен
Кулга да алганнардыр.
Безнең кебек, кар бабайлар
Ясый белделәр микән?
Әллә кар атышып кына
Уйнап йөрделәр микән?
Үзем булсам… Мин аларга
Зур таулар өяр идем.
“Кышмыни бу…
Чын кышны күрергә, безгә
Килегез”, дияр идем.
TATSHOP.RU-га зур рәхмәт тиз җибәрү өчен!