Илназар (Дөбәр-Шатр) да әти булды!

  1. Тулы исеме: Хәкимов Илнар Нәсыйхович. 
  2. Туган көне: 1974ел, 13ноябрь. 
  3. Туган урыны: ТР, Балтач районы, Балтач авылы.
  4. Белеме: Мәдәният һәм сәнгать институты. 
  5. Эш урыны: «Планета фитнес» 
  6. Хобби: Музыка, гитара. 
  7. Гаилэ хәле: өйләнгән, улы Минтимер. 
  8. Яраткан машина маркасы: барлык иномаркалар. 
  9. Киенү стиле: стильный, спортивный. 

– Сәнгать, шоу-бизнес дибез. Ә син моңа ничек карыйсын? 

– Бу өлкәнең уңай һәм тискәре яклары да бар. Чөнки бүгенге татар шоу-бизнесы бик сүлпән үсә. Продюссерлар юк. Бар да финанс ягына барып тоташа. Композитор, шагыйрьгә акча түләргә кирәк. Шул вакытта гына аларда стимул барлыкка киләчәк һәм татар эстрадасы югарырак күтәреләчәк. 

– Кайберәүләрнең көй ашаганда, кемдәдер юынганда туа. Синдә көй кайчан туа? 

– Теләсә кайсы вакытта. Кемдер иртән спорт белән шөгылләнсә, мин кулыма гитара алам. 

– Җырлаудан тыш Әсхәт спортклубта тренер булып эшли, ә син ни белән шөгылләнәсең? 

– Әсхәт спорт белән мавыга, мин-музыка белән. Хәзер спортка мин дә кереп киттем. «Планета фитнес»та эшлим. Җыр өлкәсен дә спорт өлкәсен дә бергә алып барабыз. 

– Композитор хезмәте белән генә тамак туйдырып булыр идеме икән? 

– Яшәгән кешеләр бар. Тик бу гына житми. Композиторларга аз түлиләр. Хәзерге ва-кытта мин «Барс медиа» белән килешү төзедем. Җырчыларга җырлар язам. 

– Нинди төр музыка күңелеңә аеруча якын? 

– Безнең җырлау стиле - «Евроденс». Ул бөтен яңалыкларны үз эченә ала: попса, хип-хоп, рок... Яшьләр яраткан бөтен стилләр керә. Миңа аларның барысы да ошый. 

– Сиңа әзер текстка көй язарга җиңелрәкме, әллә инде киресенчә? 

– Күп нәрсә шагыйрьләрдән дә тора. Мин күп очракта әзер текстка язам. Кайвакыт теманы үзем әйтәм. Минем белән эшләгән шагыйрьләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Фаил Гаязов, Айдар Минхаҗев, Гөлсәрвәр кебек танылган шагыйрьләр белән эшлим. Яшь шагыйрьләрдән шигырьләр көтеп калам. 

– Илназар, иң мөхим сорау: синен өйлэнгән икәнеңне белергә өлгермәдек, инде син әти дә булдың! 

– Әйе, җырчыларның күбесе шәхси тормышың яшерә. Без дә башта яшебезне, шәхси тормышыбызны, тулы исемнәребезне яшердек. Бу тамашачыны кызыксындыру өчен. Мин өйләнгән. 13 апрель көнне улым туды. Шундый зур шатлык бүләк иткән өчен җәмәгатем Алсуга рәхмәт. 

– Улыгызга нинди исем куштыгыз? 

– Минтимер. Мина иске исемнәр ошый, сирэк тә. Малай туганчы ук уйлап куйган идек инде. Тулы исеме – Хәкимов Минтимир Илнарович була инде. 

– Син тормыштан тәҗрибә алган кеше. Мондый катлаулы тормышта яшьләргә нинди киңәш бирер идең? 

– Спорт белән шөгылләнергә, сәламәт тормыш алып барырга. Матур киенеп, тәмле ашап яшәргә. Исегездә тотыгыз: хәркемнең тормышы үз кулында!

Гузалия, www.bulmas.ru

 

Отзывы

5 Stars
Заказывал DVD диск Фирдуса Тямаева пришло в течении 4 -5 дней а главное с бесплатной доставкой по почте. Концерт очень понравился живой голос качество hd рекомендую всем))) выражаю огромное благодарность интернет магазину Татшоп Покупаю татарские диски отсюда и рекомендую вам тоже)))

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top