Интервью Гузель Ахметовой

Кечкенә дә – төш кенә

Кечкенә генә бу кыз Татарстанның эстрада тормышына тиз генә килеп керде дә, тиз генә популярлык та яулап алды. Хәер, ул безгә генә шулай тоела. Зур иҗат мәктәбен Гузель Ахметова Башкортстанда үтә. Әле дә анда, Чишмә районында тыныч кына яшәп, иҗат итә. Болар хакында Гүзәл безгә үзе сөйләде. 

– Гүзәл туташ, кемдер иҗатка урау-урау юлларда адашып йөргәннән соң килеп чыга, ә кемдер туры юлдан гына килеп керә. Сез боларның кайсына карыйсыз? 

– 2 яшьтән үк сәхнәдә булуымны исәпкә алсаң, икенчесенә карыйм булып чыгадыр инде. Минем әнием Әлфия Әнгам кызы - укытучы. Ә авыл җирендә үзегез беләсез, укытучы – оештыручы да, концерт куючы да, алып баручы да. Иң актив кешеләрнең берсе, кыскасы. Үзе генә түгел, гаилә әгъзаларын да шундый актив тормышка җәлеп итте. Мине дә кечкенә чагымда ук сәхнәгә алып чыкты. Биергә, җырларга өйрәтте. Гомумән, сәнгатькә мәхәббәт уятты.  

Җыр-моңга сәләтем дә әни ягыннан килә бит минем. Ул үзе дә матур җырлый, дәү әнием дә бик моңлы кеше булган. Шуңа күрә микән, минем алда беркайчан да сайлау тормады. Менә бала кешесеннән «үскәч, кем буласың?» дип сорыйлар. Берәүләр шофер булам ди, икенчеләр укытучы, табиб. Ә мин җырчы булачагымны белә идем. Хыялым да, максатым да шул булды микән. Башка бер һөнәр иясе дә түгел – бары тик җырчы. 

— Сез үзегез Башкортстан кызы, Ырынбурда укыгансыз…

— Мин Башкортстанның Әлшәй районы Кыпчак-Аскар авылында туганмын. Безнең авыл ямьле Дим буенда урнашкан. Табигате искиткеч. 

Ә укуга килгәндә, чыннан да, Ырынбур сәнгать училищесының режиссура бүлегендә белем алдым. Укуны тәмамлагач, калырга да кыстаганнар иде. Әмма мин туган ягыма кайттым. Башкортстанны бик яратам. Шуңа күрә Татарстанда да озак яши алмадым. Бүгенге көндә Уфадамын. Гастрольләрдән тыш күп вакытым әнием янында Чишмәдә үтә. 

— Җырчы Гүзәл Әхмәтованы бүген Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ә шулай да тамашачылар Сезне беренче тапкыр зур сәхнәдә кайчан күрде?

— Укуны тәмамлап кайткач, «Айдар» җыр студиясенә эшкә кердем. Минем беренче җырым «Пар канатлар» булды. Әмма анда озак эшләмәдем. Соңрак Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар төркемендә чыгыш ясап йөрдем. Ике ел чамасы бергәләп иҗат иткәнбездер. Зур тормыш мәктәбен дә, иҗат мәктәбен дә нәкъ алар янында үттем дисәм, һич арттыру булмас. Анда алган эш тәҗрибәм миңа киләчәктә бик нык ярдәм итте. Аннан соң яшьләрдән генә торган төркем оештырып җибәрдек. «Ихлас» дип аталды ул. Ике егет һәм бер кыздан торган беренче төркем булды. 

— Кайдан табышты соң ул ике егет белән бер кыз?

- Марат Шәйбәков белән Ризван абыйлар төркемендә бергә эшләдек. Ә Әнвәр Нургалиевны мин якташ буларак белә идем. Үзебезгә чакырдым. Якташ кына түгел, иҗатташлар да булып киттек. «Моң» студиясе белән хезмәттәшлек итә башлагач, төркемебез «Ихлас моң»га әйләнде. 

Ләкин минем һәрвакыт үз төркемемне булдырасым килә иде. Хыялымны тормышка ашыру максаты белән «Ихлас моң»нан киттем. «Гүзәлия» җыр театры оештырып җибәрүемә апрельдә 5 ел булды. Бик матур эшләп киләбез. Төркемебез шактый зур. Менә ике ел инде Илшат Яппаров бездә чыгыш ясый. Бик талантлы яшь җырчы. Тамашачылар үзен бик ярата. Бүгенге көндә җырдан гына торган концертларны күрү мөмкин түгел – биюләр кирәк. «Гүзәлия» җыр театрында биюләрне Татарстанның атказанган артисты Таһир Лотфуллин куя.

— Ә җырларны Сезгә кемнәр яза? Композиторлар арасыннан кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

— Ризван Хәкимов, Наил Шәймәрданов, Урал Рәшитов, Алфред Якшимбетов һәм, әлбәттә, Зифа Нагаева. Минем күңелемне аңлаучы, күңел халәтемә туры килгән җырлар язучы ул Зифа апа. Җырны бит аны күңелгә ятмаса, җырлап булмый. Үзеңнең йөрәгең аша үтмәгән җырны тамашачы күңеленә, йөрәгенә ничек илтеп җиткермәк кирәк? 

— Шагыйрьләрнең иҗаты китаплары белән, җырчыларныкы дисклары белән үлчәнә хәзер. Сезнең бүгенге көнгә ничә альбомыгыз дөнья күрде?

— Шәхсән үземнекеләр генә дүртәү. Беренче ике альбомым «Гүзәллегемнең сере» һәм «Яратам», соңрак «Мәхәббәт күпере» «Барс-Медиа» студиясендә яздырылды.  «Җырым булсын бүләгем» «Моң» студиясендә чыкты. Менә хәзер тагын бер альбомым «Барс-Медиа» ярдәме белән тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителә. «Гомерлек дигән ярым» дип исемләнгән бу диск башкаларыннан аерылып тора. Тыңлап караган барлык дусларым да шулай ди.  Элек ничектер… бәхетсез дип булмый, сагышлы мәхәббәт турында иде җырларым. Ә болардан бәхет бөркелеп тора. 

— Юкка түгелдер?

— Юкка түгел. Мин бүгенге көндә үземне бик бәхетле хатын-кыз дип әйтә алам. Яраткан эшем бар, яраткан кешем бар. Җырларымда шул бәхет чагыладыр, күрәсең. 

— Тормышыгызда зур үзгәрешләр булдымы әллә?

— Әлегә юк. Әмма андый үзгәрешләр була калса, «Кәеф ничек?»не укучылар беренчеләрдән булып белер.

— Популяр булып та бер тапкыр да «Татар җыры» фестивалендә катнашмаган татар җырчысы юктыр ул. Сез нинди җиңүләр яуладыгыз?

— Рус эстрадасында «Песня года» дигән фестиваль бар иде. Ел дәвамында тыңлаучылар тарафыннан яратылып, үз ителеп өлгергән җырлар белән чыгыш ясыйлар анда. Безнең халык өчен «Татар җыры» шундый бер йомгаклау фестивале. Анда бер җырчы да тик торганнан барып керми. Тыңлаучылар арасында иң популяр җырларны башкаручылар төрле номинацияләр буенча бүләкләнә. «Татар җыры»нда мин 2006 елда «Иң яхшы җыр» номинациясендә җиңү яулаган идем. Ризван Хәкимовның «Яратам» дигән җыры шундый уңыш алып килде. 

2007 елда исә Урал Рәшитовның «Сау булыгыз, ак каеннар» җыры белән халык мәхәббәтен яуладым. 

Җырчы өчен, гомумән, иҗат кешесе өчен халык мәхәббәте иң зур бүләк. Тыңлаучылар яратмаса, синең сәхнәдә йөрүеңнән ни мәгънә? 

«Татар җыры» фестивалендә лауреат булу мине канатландырып җибәрде. Һәм, әлбәттә, җаваплылык өстәде. Хәзер тагын да тырышып эшләргә, иҗат итәргә, алга барырга кирәк.

— Ә фестивальнең оештыру дәрәҗәсе турында ни әйтерсез?

— «Татар җыры» елдан-ел үсә бара дип уйлыйм. Фонограммасыз “Җанлы концерт” оештыра башладылар, яшь йолдызлар кабызалар һәм шул ук вакытта Илһам абый Шакиров кебек күренекле җырчыларны да онытмыйлар. Монысы өчен бик сөенәм. 

Ә җырларга, зур сәхнәләргә чыгарга теләгән яшьләр өчен «Татар җыры» фестивале, аны оештыручы «Барс-Медиа» компаниясе ниндидер дәрәҗәдә трамплин ролен үти. Яшь талантларга юл ярырга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

- Сез җырчы гына түгел, белгечлек буенча режиссер да. Укып алган һөнәрегез эшегездә ярдәм итәме?

— Әлбәттә. Җырларга инсценировкалар куйганда бик ярдәм итә. Коллективтагылар белән эшләгәндә дә ярдәме тиядер.  Гомумән, үзләштергән һөнәремнән ерак түгелмен. Юкка укымаганмын.

— Сез әле дә укыйсыз дип ишеткән идек.

— Әйе, бүгенге көндә мин юрист һөнәрен үзләштерәм. Артист булдым да, эш бетте түгел бит әле. Кызыклы бу өлкә миңа. Шулай икән, нигә аны яхшырак белмәскә әле?

— Гүзәл туташ, киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

— Иҗат итү, җырлау планнары белән яшибез инде. Ел башыннан гына алып карасак та быел 36 концерт бирдек. Февраль-мартта Татарстанда гастрольләр белән чыгыш ясадык. Киләчәктә дә шундый рухта дәвам итәргә язсын һәм шулай дәвам итәрбез дип уйлыйм.

«Кәеф ничек?» Энҗе Ибраһимова

Отзывы

5 Stars
Менэ бу тасмага аерым сузлэлем эйтэсе килэ. Нигэдер barsmedia стуясе эз чыгара башлады. Куптэн котелгэн жыентык, ботен кибетлэрдэн сатып ала алмыйсон. Наконец tatshop интернет челтэрендэ шусы жыентык чыкты. Хормэтле barsmedia студиясе! Куберэк шушы тасма кобек видеоклиплар белэн язмалар чыгарсагыз иде бик шат булыр идек! Сатуда видеоклиплар яна курэ алалмыйсон, TMTV каналында гына карарга туйдыра. DVD форматта гына качественно карасы коли. Унышлар!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top