Рецензия на сборник «Тизлеккә омтылу»

Тышлыктагы машина – Хонда Сивик Тайп Эр (Honda Civic Type-R) – сыйфатлы машина hәм бик җитез. Ләкин безнең илдә бу модельнең сату күләме бик түбән. Әйтергә кирәк, Тайп Эр бәяли белүчеләр өчен генә. Әмма тышлыгына бу автомобиль төшерелгән җыетыкның сату күләме шактый югары булыр дип уйлыйм. Эш монда машинада гына түгел. Минемчә, татар клуб музыкасына яшьләр инде куптән мохтаҗ. Ә махсус җыентыклар моңа кадәр күренмәде. Эстрада җырлары белән алмаш-тилмәш төзелгән дискларны мин игътибарга алмыйм.

Җыентыкка кергән барлык трекларны югары сыйфатлы hәм яңгырашы белән оригиналь дип әйтеп булмаса да (куп кенә треклар Klubbheads, Safri Duo, 4Clubbers кебек проектларга ошатып ясалган, ә Исхак-Ханның җыры гомумән туры алынма), тонировкалы «девятка», «десяткала»рдан татар клуб ритмнары шәп акырачак. Телисез икән, бу яшьләр арасында популяр булган «Жажда Скорости» музыкаль сериясенщ безнен татарча җавап. Хәтта тышлыкларда да уртаклык бар (хәтерләсәгез, анда да җитез автомобильләр сурәтләнгән). Уйлап карасаң, яшьләр яратып тыңлый торган «Жажда Скорости» җыентыгында да бөтен треклар бертигез уңышлы түгел.

Аннан, бу җыентык сериягә әверелсә, яхшы булыр иде. Сатып алучылар да махсус компиляциягә кунегеп, төрле проектлар, яшь музыкантлар өчен дә бу җыентык иҗат җимешләрен тыңлаучыларга җиткерү ысулы булыр иде. Җыентыкны әзерләүчеләргә теләгем шул.

Ләкин дискның үз сыйфаты бик тубән – пиратлар хезмәтенә охшаган. Әйтерсең лә бу җыентык өйдәге компьютерда тиражланган. Зур лейбллардан безнең югары сыйфат таләб итәргә хакыбыз бар. Материал коммерцияле булмаса да, продукт сыйфатлы булырга тиеш, аеруча яшьләргә адресланган диск. Алар бит тенденцияләрне өлкәннәргә караганда тизрәк аңлап алалар.

 

Иң шәп трек: Idelia – «Ай чакыра», Ittifaq - «Сәрләухәсез» 

Иң начар трек: Epsilon – «Туган як», Айгузәл – «Су буенда» 

Нәтижә: * * * * - эчтәлек //  * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Отличный концерт, прекрасная запись, замечательный голос Салавата! Великолепные песни на татарском языке!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top