Рецензия на альбом «Минем дөньям» DJ Radik

DJ Radik / Радик Яруллин – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче музыкант, җырчы, dj, mc, күпсанлы конкурслар лауреаты. «Минем дөньям» - аның өченче альбомы. Бу диск шактый уңай фикер калдырды, «кабызды». Радик профессиональ вокалист, шуңа күрә җырлау осталыгы, манерасы турында бары яхшы сүзләр генә әйтә алам. Җырларны «Мәскәу акценты» белән башкару, иҗат үрнәкләрен бизәүче бер «кокс» булып тора. Мәскәү студияләренең күпкә яхшырак җиhазланылуы hәрбер тректа сизелә: яздыру, сведение, мастеринг бик профессиональ эшләнгән, барлык инструментлар - «яңгырый». Гөмүмән, музыкаль продукт җитештерү инженериясе, культурасы монда бик югары дәрәҗәдә. Трекларда миңа funk-бас, скрипка партияләренең оста кулланылуы, «бочка»ларның тирән, тыгыз пульсациясе, бас линиясендәге groove'лар бик ошый. Җырлар «тере» кабул ителә. 4нче тректагы электро-гитараларның гына үтә синтетик яңгыравы ошамады.

 

Бу дискта шактый үзенчәлекле әсәрләр бар. Әйтик, Мәскәү яшьләренең иң яраткан җырлары – «Туган авылым». Минем фикеремчә, бу җыр альбомның иң яхшы җыры түгел. Моны кайбер сорау алышулар да раслый. Казан кызларына күбрәк «Сиңа ашкына күңел», «Саубулыгыз кызлар» кебек әсәрләр ошый, ә егетләр күбрәк «Зөлфия-Голчатай» белән «Минем дөньям»ны үз итәләр. «Минем дөньям» - David Guetta’ның «The world is mine» (Fuck me I’m famos mix) энергетигы. Оригиналдан аермалы буларак, бу җыр «яшьүсмер» тавышы белән башкарылса да, көчле яңгырый. Шәп хитны бернәрсә белән дә бозып булмый! «Кая ашыгасың?» (DJ Radik feat. Venus). Бу җырны мин 2006 елның иң яхшы татар клуб хиты дип атар идем. Тwisted hәм Italo disco үрнәкләренә нигезләнгән бу «хаус»-трек татар аудиториясендә генә түгел, ә рус клубларында да яхшы кабул ителә. Татар телен белмәгән рус яшьләре аны чит ил хиты дип кабул итәләр(!). Узем тикшергәнем бар.

Нәтиҗәдә, ди-джей Радикның бу альбомы - музыкаль яктан иң сыйфатлы, заманча яңгырашлы релизларның берсе. Клуб мөдирләре hәм татар ди-джейлары арасында ул бик тиз популярлык казанды. Ә татар клубында уңышлы кичә үткәрү өчен нәрсә кирәк? Дөрес, бер-ике клуб хиты кушылган сыйфатлы «попса». Менә ул - дискотекалар өчен әзер «плей-лист».

 

Иң шәп җыр: «Кая ашыгасың?», «Сагындым» 

Иң начар җыр: - 

Нәтиҗә: * * * * *- эчтәлек // * * * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Очень красивые, мелодичные песни замечательной девушки с золотым голосом! Все очень качественно. Не пожалел что купил, с радостью каждый день слушаю песни!
Спасибо ей за то, что есть!!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top