Зуфар Хайретдинов «Султан», рецензия на альбом

Бу дискны тыңлап чыкканнан соң куңелдә бернинди хис тә, эмоция дә тумады. Башка бер генә сүз килде: «агым». Агымдагы елның агымдагы җырларыннан төзелгән агымдагы альбомы. Сәер, хәтта. Зөфэр Хәйретдинов – соңгы дистә елда иң авторитетлы, уңышлы композиторларның берсе. Әмма бу альбомга кергән жырларның күпчелеге әллә ни төссез. Җыр мотивлары – Зөфәр әфәнденең үз-үзен кабатлавы, аранжировкалар - ярлы (әйтерсең, ярты сәгать эчендә ясалган), кайбер җыр текстлары бармактан тартып алынган шикелле. Дөрес, альбомның билгеле бер «фишка»сы бар. Ул да булса Зөфәр әфәнденең җырчы кызлар белән дуэтлар башкаруы. Миңа калса, дискның кыйммәтлелеге шуның белән тәмамлана.

Дискның тышлыгы консерватив рухта эшләнгән: җырчының эре фотосы, исеме hәм альбом атамасы; арткы фонда ниндидер аңлашылмаслык сурәт. Хәтерлим, татарда 90нче еллар башында чыккан беренче төсле тышлы кассеталар шулай бизәлгэн иде… Куңелсез. Кибет киштәсендә йөзләгән диск арасыннан аны күрми калырга да мөмкин.

Шулай да, татар җыр сәнгатен йөзләгән шлягерлары белән баеткан Зөфэр Хәйретдинов бүген дә иң күп язучы хитмейкерларның берсе булып кала. «Солтан» альбомы да үз тыңлаучысын таба алыр дип уйлыйм.

Иң шәп җыр: «Абый-сеңел», «Парлы ялгызлар», «Соңгы тапкыр» 

Ин начар трек: «Төшемдә көткән идем» 

Нәтижә: * * * - эчтәлек //  * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Спасибо, очень быстро пришла бандероль!!!
Заказ был сделан 23 июля 2016, а получил 01 августа 2016.
Оба диска хорошего качества.
г. Тольятти

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top