Рецензия на альбом «Дөбер-Шатр»

Соңгы ике-өч елда «дөбер»иклар татар бию музыкасы сәхнәсендә иң көчле яңгырашлы, оригиналь проектларның берсе. Илназар – bxррh hичшиксез, зур талант, замана «исен» тоеп иҗат итүче композитор, яшь туташларны өннән чыгарырлык тавыш иясе. Әсхәт – тышкы кыяфәте белән кызларның карашларын үзенә җәлеп итеп торучы «текә» егет.

Бу дискта китерелгән «биеткечләрдән» татар җырларына хас моң, текстларда тирән уйланулар эзләмәгез, алар монда юк hәм кирәк тә түгел! Альбомны тыңлаганда җыр сүзләренә игътибар да итмисең, алар музыканың арткы планында «фон» буларак кына салынган кебек. Гөмүмән, монда җыр текстлары мөhим түгел. Иң мөhиме – массалар котырып бии алырлык музыка. Колаклар 7нче тректа гына тукталып, рецепторлар аша баш миенә бераз уйланырга әмер бирә. Ә калган җырларның сүзләре «мин сине яратам» дәрәҗәсендә. Бу альбомның үзенчәлеге дә шунда – тыңлаучыны артык тирән уйлануларга батырмыйча, югары тизлектәге ритмда, дискотека атмосферасында hәм күтәренке кәефтә тоту. Бу яктан альбомны уңышлы дип әйтеп була, дисктагы җырларның саны номерлы альбом өчен әзрәк булса да. Тик, бер борчулы тенденция турында әйтми булмый: егетләрнең беренче альбомнары белән чагыштырганда, бу дискка тупланган җырларның музыкаль бизәлеше, арнжировкалары күпкә гадирәк. Күп трекларда тирән «бочка» hәм «пычрак» бас кулланылса да яңгырашы саерак чыккан. Бу җырлар, беренче альбомдагы материалдан аермалы буларак, клуб трекларына түгел , ә «попса» жанрына якын тора.

Игътибар, сатуда бу диск ике төрле тышлык белән очрарга мөмкин. Икесе дә бик әйбәт сыйфатта, уңышлы фотосессия кадрлары белән бизәлгән. Тышлык эчендә китерелгән фотолар бер-берсеннән аерыла.

Иң шәп җыр: «Жырым син», «Әминә» 

Иң начар җыр: «Мәрьямем» 

Нәтиҗә: * * * * - эчтәлек //  * * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Большая книга, спасибо. Дочка любит очень восточные сказки, пусть ближе знакомится с татарским языком. Доставили на следующий день после заказа. Книга тяжелая, моя хрупкая матурым боится уронить себе на ногу ))

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top