Татарский дуэт «Эссе». Рецензия на первый альбом

«Гламур» сүзен мин яратмыйм. Соңгы вакытта бу сүзнең төп мәгънәсе тирәннән  үзгәрде – ул алкоголь, тәртипсез секс, азгынлык, җиңел тормыш синонимына әверелде. Тик, бу проектка килгәндә, бу сүзне, курыкмый кулланырга мөмкин. Тышлыктан затлы егетләр елмая (туташларга алар ошарга тиеш). Ә миңа тышлыкның стилистик эшләнеше ошады. Караңгы төсләр кулланылса да, бу караңгылыктан ниндидер яктылык бөрки. Шәп фотолар! Сизелә, фотосессия оста эшләнгән, стилистик бизәлеше уйланылган.

Дискка тупланган музыкаль материал да мине шатландырды. Нияз - зур талант. Узе шактый яшь булса да, байтак тәҗрибә туплаган, музыкаль тәмнәре формалашкан музыкант. рhр ррh  Егетләрнең тавыш мөмкинлекләре киң, аларның кушылуы эмоциональ, тирән яңгыраш бирә. Кызларны гашыйк итәрлек чын ир-егетләр тавышы! Аранжировкаларның структурасы гади булса да, алар бай, «тыгыз» яңгырый. Бер альбомга кергән «кайнар хитлар» саны буенча «Эссе», шулай ук, алдынгылар арасында. «Китәр борчуларың» эксперименталь җыр булып килеп басты. Юк, җырның формасы ягыннан түгел, эчтәлеге ягыннан. Эстраданы басып алган туган як hәм туган көннәргә багышланган җырлардан соң, бу текст ниндидер бер саф җил кебек кабул ителә. Гомумән, җыр текстлары позитивлык hәм эчкерсезлек белән аерылып торалар (зур рәхмәт Голназ Гариповага). «Бөдрә таллар» җырын аерым телгә алырга кирәк. Ул классик хитны заманча яңгырашлы альбомга оста урнаштыру мисалы булып тора. Бу юлда миңа тик электрогитараның, черкидәй «безелдәве» ошамады. Бэлки, гитараның блюзга якын яңгырашы урынлырак булыр иде?!… Ә «Умырзая» җыры бу альбомда чит җыр кебек кабул ителә. Ул башка җырчы репертуарыннан (Хәсән Усманов) алынган, башка социаль катлам тамашачылар өчен язылган.

Тулаем алганда, диск уңай фикер калдырды. Соңгы ярты ел эчендә дөнья күргән «поп»-релизлардан мин аны иң сыйфатлысы дип атар идем. Һәр яктан килгән, уңышлы, сыйфатлы альбом. Киңәш итәм!

Иң шәп җыр: «Тамчы», «Китәр борчуларың», «Күренмә күземә», «Сине көткәнмен», «Күз кысып карасаң», «Алмаштырмыйм» 

Иң начар җыр: «Карасаң, коелам», «Умырзая» 

Нәтиҗә: * * * * * - эчтәлек //  * * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
"Аксу" студиясе гел удивлять итә оформленияләре белән! Туп тулы сезонлы альбом чыгару өчен зур рәхмәт!!! Күптән көттек, барысы да бергә, видео hәм аудио. Аерым сатып алырга кирәкми. ))) Шәб җырчы. Бергәләп карыйбыз hәм тыңлыйбыз. Зур рәхмәт tatshop интернет кибет челтәренә сатып алу өчен!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top