Популярный татарский бойс-бэнд «Казан егетләре» выпускает новый альбом

«Казан Егетләре»нең «Син икәнсең» (2005) альбомы татар альбомнары арасында минем иң яраткан дискларымның берсе. Шуңа да, егетләрнең яңа дискларын мин түземсезлек белән көттем. «Син икәнсең» альбомын тыңлаганда барлыкка килгән күтәренкелекне, югары инженерияле яңгырашны, искиткеч оста башкаруны, гаять матур музыкаль бизәкләрне, шәп аранжировкаларны яңа җырларда да ишетәсе килде…

Яңа альбомны музыкаль яктан бәхәсле дип билгеләр идем. Җырларның аранжировкалары бик гади, сай. Аларга күләмле, сыйфатлы яңгыраш җитми. Ә «синтетик» гитаралар белән француз шансоны hәм In-Grid’ка ошаган аккордеон тавышын кулланып яздырылган «Ай, былбылым» җыры, гомүмән, тәмсез пародия кебек кабул ителә.

Җырлар исемлеге дә бераз борчуга салды. Классик-хитларны кире әйләнешкә кайтару, соңгы елларда, төркемнең «фишка»сына әверелде. Тик, бу альбомга тупланган классик әсәрләрнең эшкәртмәләре, оригиналда башкарылган язмаларга ныклап оттыра. Дискка кергән яңа җырлар да хуштан яздырырлык түгел - аларны хит була алырлык материал дип эйтеп булмый. «Түбән Кама» hәм Зилә Вәлиева белән башкарылган «Кышкы романс» җырларын альбомга кертү, төркем артыннан «коньюктур ансамбль» исемен беркетергә мөмкин. Бу җырлар дискта бонуслар рәвешендә теркәлгән булса, дөресрәк булыр иде, чөнки аларны эчкерсез иҗат белән бәйләп булмый: берсе альбомның спонсорына «рәхмәт» сүзен җиткерү, икенчесе махсус проект кысаларында туган язма. Гомүмән, шундый хис туа, еллар узу белән, төркем, аларны күтәреп алган тугъры тамашачыларына хыянәт итеп, идарәдә утыручы түрәләргә таба борыла башлады кебек. Шул ук вакытта, актуальлекне, заманчалыкны, хитлар чыгара алуны, тоемсынуны югалтты шикелле. 

Диск тышлыгының эшләнелеше турында сүз куертып торасы юк: примитив, тәмсез. Моны кичереп булса да, тышлыкка чыккан грамматик хатаны кичереп буламы? «Әти» белән «кичер» сүзләре арасына өтер билгесен куерга әллә онытканнар, әллә эшне игътибарсыз башкарганнар. Альбомның дөрес атамасы «Әти, китмә» булырга тиеш. Ә бит, трек-листта җыр исеме дөрес бирелгән. Күрәсең, төркемнең тамашачыларына гына түгел, хәтта, татар теленә дә карашы үзгәрде. Эх, Казан егетләре…

Иң шәп җыр: «Гаеп», «Синең хакта» 

Иң начар җыр: «Кышкы романс», «Ай, былбылым» 

Нәтиҗә: * * * - эчтәлек // * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Супер фильм, мне понравилось, вот особенно песня дилемма. И сюжет классный!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top