Экспресс интервью с Альбиной Апанаевой

Апанаева Альбина Мостафа кызы. 

Туган җире: Яр Чаллы шәһәре. 

Туган көне: 21 май, 1981 ел. 

Туганнары: әнисе – Халидә, әтисе – Мостафа(вафат), апасы – Лилия. 

Яраткан төсе: яшел. 

Эчемлеге: сөтле чәй. 

Яраткан чәчәге: тюльпан. 

Яраткан фильмнары: комедияләр һәм тарихи фильмнар. 

Соңгы арада яратып укыган китаплары: Паоло Коэльо, М. Хәбибуллин "Айбиби" 

Белеме: Мәдәният һәм сәнгать университеты, КСЮИ. 

Кешедә хөрмәт итә: намуслылык. 

Хөрмәт итми: икейөзлелек. 

Тормыш девизы: "Камиллекнең чиге юк." 

– Альбина, сез Дилә белән бергә торасыз, икегез дә җырчы. Бер-берегезне бик яратасыздыр инде. 

– Әйе, без Дилә белән якын дуслар. Университетта бергә укыдык. Беренче курста ук дуслаштык. Дилә беренче күргәндә үк бик матур, ачык йөзле, кыска итәкле кыз иде. 

– Сез бер-берегезгә ошаганмы? 

– Юк, бөтенләй ошамаган. Шуна да озак еллар якын дустыр без. 

– Хыялда чакта зур сәхнә буй җитмәс биеклек булып тоелгандыр, әйеме? 

– Әйе, шулай. Кечкенәдән микрофон тотып тамашачыларга үз хисләремне аңлату зур хыялым иде. Бу башта хыял гына иде, тора-бара тормышка ашты. Тик әле хыялларым, планнарым бик күп. Алга таба эшлисе дә эшлисе. Камиллекнең чиге юк. 

– Зур сәхнәдә җырлаган иң беренче җырыңны хәтерлисеңме? 

– Җырлаганымны хәтерлим. Бу Чаллыда булды. Җырның исемен хәтерләмәсәм дә, ул татар телендә иде. 

– Синеңчә, халык һичшиксез кабул итеп алачак җыр нинди булырга тиеш? 

– Иң беренче, җыр мәгънәле булсын. Тамашачылар синең белән бергә җырласыннар. Авыр, аңлаешсыз җыр була икән, халык аны отып алмаячак. 

– “Хәзер сүзләр мөхим түгел, яхшы көй булсын”, диючеләр бар. Син килешәсеңме? 

– Юк, яхшы көй белән генә булмый дип уйлыйм. Әлбәттә, көй, аранжировкасыз да булмый. Тагын, җырчыга хит кирәк. 

– Карьера – ул бәхет дигән төшенчәгә ничек карыйсың? 

– Бер яктан килешәм дә. Чөнки бала кечкенәдән омтыла, үсә. Башта әти-әнисе ярдәм итә, аннан үзе эшли башлый. Карьера шулай менә. Мин үзем икенче курстан акча эшли башлаган идем инде. Кемдер укып бетергәч тә кияүгә чыга, бала таба. Ә минем өчен иң мөхиме укырга керү, укып бетерү, карьера төзү. Аннан соң гайлә кору. Шуңа карьера – ул бәхеттер дип уйлыйм. 

– Синең шәхси тормышың турында берни белмибез. Нәрсә яшерәсең? 

– Шәхси тормышымда бар да әйбәт. Әйтеп бетермим, күз тиюдән куркам. Табигатем белән шундый мин: уйларымны ачып салмыйм, бәлки тормышка ашмас. 

– Синең тормышындагы ир-егет нинди булырга тиеш? 

– Егетләрдә, ин беренче чиратта күңел матурлыгын бәялим. Тышкы кыяфәт тә мөхим. 

– Ә үзеңнең буй сының, төс-кыяфәт табигатьтәнме, әллә башкалар кебек диета, фитнес белән мавыгасыңмы? 

– Камыр ризыкларын бик яратсам да, ашамаска тырышам. Сәхнә кешесе өчен матур кыяфәт бик мөхим. Аэробика, аквааэробика белән шөгылләнәм. Тик сонгы вакытта вакыт җитми. 

– 20 февральдә Арена дискоклубында татар дискотекасы була. 

– Әйе, тик мин анда булмыйм. 

– Ник? 

– Бөтен җиргә дә җитешеп булмый бит инде. 

– Клип төшерү бик мәшәкатьле, чыгымлы эш. 

– Дөрес, минем ике җырыма клип төшерелде. Беренчесен төшергәндә "Зөләйлә"дән Ләйсән Закирова ярдәм итте. Шушы көннәрдә яңа клибым дөнья күрде. Мин аны бер ел буе көттем. Тамашачылар үзләре бәяләрләр дип уйлыйм. 

– Концертларда кызык хәлләргә очраган булдымы? 

– Ой, бик еш. Бервакыт, сәхнәдә җырлаганда, үкчәм ярыкка кысылып калды. Нишләргә? Җыр бетте, ә мин кузгала алмыйм. Биюче малай тартып алды. Тагын берәү, әле күптән түгел генә, 2 декабрьдә Арчада сольный концертым булды. Бу көнне түземсезлек белән көттем. Минем өчен зур вакыйга иде бу. Әти турында җыр җырлаганда нидер дөбердәп төште. Сәхнә артында хәрәкәт башланды. Сизәм, нидер булган, тик миңа әйтмиләр. Соңыннан гына белдем: бер хезмәткәрнең эпилепсия авыруы башланып егылган икән. Бәхеткә, концерт уңышлы тәмамланды.

– Әңгәмәне йомгаклап, сер итеп кенә әйт әле, бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

– Сер түгел. Инде сессия тәмамланды. Февраль ахырында машина правасы алырга җыенам. Бүгенге көндә правага укып йөрим. 

– Рәхмәт сиңа, Альбина. Зур иҗади уңышлар теләп калам! 

Гүзәлия

Отзывы

5 Stars
Это лучшее, что я слышал из «татароязычной» электронной музыки. Зуля Камалова, впрочем как обычно, бесподобна. OMFO профессионал, тоже явно видно. Оформление альбома, история про дочь коммуниста Татаэль... всё просто супер. Как же этого не хватает «обычной» татарской эстраде. Альбом стоит каждого рублика!! Спасибо!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top